Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Нургали оныклары»на тиңнәр юк!

Лесхозда беренче тапкыр мәктәп урманчылыкларының районара слеты үтте

Районыбызда әлегә кадәр берничә мәгариф учреждениесендә генә эшләп килгән мәктәп урманчылык­лары узган  уку елыннан район башлыгы Рәис Миңнеханов тәкъдиме белән барлык мәктәпләрдә дә оештырылды.

Укучыларга экологик тәрбия, табигатькә сакчыл караш, урман байлыкларын саклау һәм арттыру, урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләрне өйрәнү максатында гамәлгә ашырылган әлеге юнәлеш, әлбәттә, Саба урман хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнешкә корылган. Районыбызда иң беренчеләрдән булып мәктәп урманчылыгы Лесхоз урта мәктәбендә  оеша. Аңа 1978 елда легендар урманчы Нургали Миңнеханов нигез сала. Бүген дә аның эшен «Нургали оныклары» дип аталган урманчылык әгъзалары дәвам итә.

«Урманчылыгыбыз 15 укучыны берләштерә. Эшне ел буена төзелгән план нигезендә алып барабыз. Укучылар белән төрле чараларда, акцияләрдә катнашабыз. Узган ел Лубянда узган V республика слетында икенче урынны яуладык. Лубян урман көллиятенең 100 еллыгына багышланган чарада, «Подрост» мәктәп урманчылыклары конкурсында, «Татарстан урманнарын саклыйк» республика бәйгесендә катнаштык. «Эко-яз» акциясендә 1 урын алдык», – ди Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Чулпан Сибагатова.

Слетта да иң элек нәни урман сөючеләр – «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы әгьзалары сүз алды, слет флагын күтәрү хокукы да әлеге командага бирелде. Ачылыш тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров әле яңа юнәлештә күп өйрәнү зарурлыгын,иң элек Лесхоз урта мәктәбе тәҗрибәсенә таяну мөһимлегенә басым ясады.

"Бүгенге сәнәгать алга киткән заманда экологияне саклау – төп мәсьәләләрнең берсе. Укучыларда кечкенәдән табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган яңа башлангыч дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын", – диде ул.

Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин да мәктәп урманчылыкларының саны артуына куанычын белдереп, әлеге чараның әһәмияте зур булуына басым ясады. «Карпат» спорт һәм күңел ачу урынында узган слетта Кукмара, Арча, Теләче районнары белән бергә районыбызның 22 мәктәп урманчылыгы катнашты. Ярышлар 7 этапта үтте. Алар урман эшчәнлегенең беренчел күнекмәләре: төбәгебездә яшәүче урман җәнлекләрен күргәзмәлек аша тану, агач утырту технологиясе һәм агрегатларын, янгын сүндерү тәртибе һәм анда кулланыла торган машиналарны белү, агачларның диаметрын, биеклеген, яшен һәм төрен билгеләү, гербарий ярдәмендә агач-үлән яфракларын аеру, урман хуҗалыгы машиналары һәм механизмнарын ачыклый белүгә корылган иде. Олы Арташ төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Динә Сәлахиева һәм Камилә Әхмәдуллина бөтен таләпләргә туры китереп утырткан агачны хөкемдар бик югары бәяләде.

«Арташлыларның агач утыртканнары бар икәне әллә кайдан күренә», – диде ул. Кызлар, дөрестән дә, әлеге эштә тәҗрибәле булып чыкты.

«Мәктәптә 30 елдан артык биология, химия дәресләрен укытам, мәктәп урманчылыгына җитәкчелек итәм. Балалар белән ел саен яр буйларына, мәктәп ти­рә-юненә агачлар утыртабыз. Мәктәбебезне, тирә-юне­безне яшелләндерүдә бу кыз­лары­бызның өлеше зур. Мәк­тәбе­безнең көзгесе алар», – ди укыту­чылары Рузалия Сафиева.

Мәктәп урманчылыклары бәй­­рә­ме белән котларга район-рес­пуб­ликабызның урманчылык ху­җалыгы җитәкчеләре, белгеч­ләре дә килде. Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, РФның атказанган урманчысы Харис Мусин, Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов, Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фахразыев, «Рослесинфорг»ның Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, ТАССРның атказанган урманчысы Васил Гыйззәтуллин, Нургали аганың оныгы Азат Миңнеханов катнашты. Алар иң элек РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнехановның каберенә зиярәт кылдылар, һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 Слет җиңүчеләрен муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

"Халыкка иң якын җир – табигатебез, аның торышы. Соңгы елларда дәүләтебез тарафыннан экология, урманчылыкны дөрес итеп алып бару буенча табигатькә караш нык үзгәрде. Бүгенге ярышка үзеңне әзерләп килү – үзе бер җиңү ул. Табигатьне, урманчылыкны белү, яңалыкларга омтылу ул го­мер буена сузыла. Мин туганнан бирле урманчылык белән бәйле кеше. Бүгенге көндә дә күп мәсьәләдә яңалыклар туып тора. Табигатьне һәм урманны яратып яшәү үзе бер бәхет ул», – диде Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында.

Слетта урман хуҗалыгы белгечләре һәрберсе чыгыш ясап, министр урынбасары Илгизәр Зарипов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенә зур игътибар бирелүен, республика буенча алар саны 130га җитүен билгеләп үтте. Саба районында гына бер елда 20 яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килүен зур вакыйга буларак ассызыклады.

Слет нәтиҗәләренә килгәндә, Лесхоз урта мәктәбенең IХ сыйныф укучылары Ильвина Насыйбуллина һәм Ислам Билаловны берләштергән «Нургали оныклары» урманчылыгы  үзләрен иң әзерлекле итеп күрсәтеп, 1 урынга лаек булдылар. Тимершык урта мәктәбенең «То­торо» командасы 2 урын, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең «Урманкай»  урманчылыгы – 3 урынны яулады. 

 

Фотолар - түбәндә 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев