99 яшьлек Нурлыхода апа Җамалетдинова: «Көне буе бер сынык ипигә эшләдек»
Олы Шыңар авылында яшәүче тыл ветераны Нурлыхода Җамалетдин кызына туган көне уңаеннан Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хаты тапшырылды.
Җамалетдинова Нурлыхода Җамалетдин кызы 1927 елның 18 мартында Саба районы Олы Шыңар авылында туа. Әтисе Җамалетдин 1886 елгы, әнисе Сәрбикамал 1896 елгы, колхозчылар була.
Нурлыхода апа 8 яшьтән укырга кергән. Март аена кадәр укыганнан соң алар гаиләләре белән Кемеровога күчеп китәләр. 1936-1939 елларда шунда яшиләр. Урысча бер авыз сүз дә белмәгән бәләкәй кызны мәктәпкә алып баралар, ирекле тыңлаучы итеп куялар. Әле дә хәтерендә, марҗа кызлары аннан “татарка” дип көлә торган булганнар. Ләкин кыз куркып калмаган, авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән, рухи яктан ныгыган, монда алган сабаклар, урысча өйрәнүе аңа киләчәк тормышында да ярдәм иткән.
Нурлыхода апага 12 яшь вакытта, 1939 елны алар кабат Олы Шыңарга әйләнеп кайталар. Озакламый авыр сугыш еллары башланып китә. 1941 елда Кыяметдин абыен сугышка алалар.
Ул вакытта хатын-кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урак урганнар. Урган җирләрне метрлап үлчиләр. Менә шушы уракчы хатын-кызлар артыннан калган башакларны җыеп барганнар алар, шуның өчен көне буена бер сынык ипи биргәннәр. Көлтәне ташып эскерткә өйгәннәр, суктыргычка атып башак суктырганнар.
Бер аягы тумыштан авырту булган кыз табиб булырга хыялланса да, бу хыялының тормышка ашмаячагын аңлый. Алай да гомер буе үзен шушы хезмәткә багышлый. 1947 елда Олы Шыңар авыл медпунктында санитарка булып эшли башлый, 1989 елга кадәр яраткан хезмәтен ташламый, шуннан эшләп пенсиягә чыга.
“Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре бирелә, 1982 елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында ялгызы гына гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев