Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Нурхан Дәүләтов: «Мин күтәреп йөргән фотоаппаратлар редакция музеенда гомерлек экспонат булып саклана»

«Саба таңнары»на -95 яшь!

Нурхан Дәүләтов,

Редакциянең  элекеге  фотографы:

Мин үзем  эшләгән “Саба таңнары” газетасы редакциясе  сайтындагы хәбәрләр белән даими танышып барам.  Ни дисәң дә,   якын һәм  кадерле  коллектив  ул  минем  өчен. Редакциягә эшкә  Белоруссиядә хәрби  бурычымны  үтәгәннән соң,  1986  елда  килдем. Аңарчы Казан  уку-җитештерү  комбинатында фотограф һөнәрен үз­ләштергән идем. Солдат  формасын  салганнан соң,  башкалабызга  хезмәткә ур­нашырга  җыенып йөргән  вакыт. Авылдашыбыз  Фәрхинур апа редакциядә эшли. Шул миңа  газетага  фотограф  кирәклеге турында әйткәч, кем әйтмешли, бәхетемне сынап карарга ниятләдем. Ул  вакытта цифрлы  фотоаппаратлар  юк. Пленканы караңгы  бүлмәдә  эшкәртеп, проявительгә  салып, сурәтне  кәгазгьгә  чыгарам.  Фотокәгазьне газета битенә алай гына  ябыштырып  куя  алмыйсың.  Аны башта  Казанга  цинкографиягә  алып барып,  клише ясатырга  кирәк. Ә анда барлык районнардан  киләләр,  шуңа    күрә  чират.  Кунып  калган  көннәр күп булды. Синең  кайтканыңны дүрт  күз белән көтеп торалар,  чөнки  фотодан  башка  чыгарып булмый.  Сыйфатка зур  игътибар соралды. Һәркемне, асыл якларын гына күрсәтеп, фотода ачу – үзе бер сәнгать. Командировкаларга да журналистлар бергә йөргән чаклар гел истә. Газетага фотолар әзерләү белән бергә төрле бәйгеләрдә дә  катнаштым. 2013 елда “Туган як. Родной  край”   конкурсында лауреат булсам, 2016  елда “Безнең республика: горурланам  һәм  яратам” социаль проектлар конкурсында “Хезмәт кешеләре” номинациясендә 1нче  урынны  алдым. Шул канатланулар,  үсешләр белән редакциядә  эшләп калганмын. Фотоларны “проявить итеп”  ясаган чор – бай тарих ул. Мин күтәреп  йөргән  фотоаппаратлар  редакция  музеенда гомерлек экспонат  булып  саклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев