Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Нүжәли... 60?”

Сабада талантлы райондашыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаевка 60 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе үтте

  Егетләрчә җитез адымлы,  төрледән-төрле  идея-фикерләр белән янып йөрүче, берсеннән-бер­се матур чаралар, иҗат кичәләре уздырып,  үзе тудырган мавыктыргыч,  җылы  мохиткә башкаларны да тарта белүче ир-атка 60 яшь тулганына ышанырлык та түгел. Үзе дә  паспорт яше белән килешеп бетмәвенә ишарәләп, кичә башында  ук “Яшьләрне дә кызыктырып, яшимен янып кө­еп, кемнәр генә әйтер икән, мине 60 та диеп?” дип юкка гына җырламагандыр. Хәниф Рифкать улының  киңкырлы талант, иҗади  шәхес икәнлеге барыбызның да  күз алдында. Әмма мәдәнияттә үзең сәләтле булу гына җитми, үзең артыңнан башкаларны да ияртә һәм кызыксындыра белү – иң кыйммәтле сыйфатларның берсе. Хәниф Тимербаев  нәкъ менә шундый Аллаһ биргән олы бүләк иясе дә.  Паспорт яше берни түгел, иң мөһиме –эчке дөньяң, күңел халәтең яшь булсын. Нәкъ менә юбилярныкы  кебек.

Татар  Икшермәсе авылының  җыр-моңга гашыйк  Әминә һәм Рифкать Тимербаевлар гаи­ләсендә  икенче бала  булып дөньяга килгән Хәниф әфәндедә сәнгатькә мәхәббәт, әлбәттә, иң беренче әти-әнидән күчкән. Аның бертуган энесе – популяр җырлар авторы, танылган композитор, Татарстанның атказанган артисты Айдар  Тимербаев икәнлеген  әйтү дә бу гаиләнең никадәр иҗади, сәнгатьcөяр икәнлеген күрсәтә. Гомумән, Татар Икшермәсе авы­лының чишмә сулары шифалы булуы  билгеле, бу төбәк бик күп күренекле шәхесләре, талантлы кешеләре  белән данлана.    

Юбилей кичәсендә мөхтәрәм кунаклар,  матур котлаулар, ис­тә­­лекле  бүләкләр күп булды. Иң элек сәхнә түренә Саба һәм Те­ләче муниципаль районнары  башлыклары  Рәис Миңнеханов, Айрат Фәтхулллин  күтәрелде.

“Хәниф белән безне әтиемнең  исеме тарихта гына калган туган төбәге  – Игенчедә узган  Авыл көне якынайтты. Мин шул вакытта аның кемлеген күр­­дем. ”Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел”, – диләр. Хәниф бу яктан зур өлеш кертә.  Эшен чын ихластан, яратып башкара”, – дип Рәис Нургали  улы мәдәниятне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Мактау Грамотасы белән бүләкләде. Иҗади шәхескә алга таба да зур эшләре белән халкыбызны сөендереп яшәвен теләде. Теләче районы башлыгы Айрат Гыйльван улы да Игенче, Алан-Җөри, Үрнәк, Көек  авылларында  Авыл көннәре үткәреп, исемнәре тарих төпкелендә калган төбәкләрне барлауда күп көч куйганлыгын билгеләп үтеп, Мактау грамотасы  тапшырды. Юбилярның оста балыкчы икәнлеген дә истә тотып, кармак та бүләк итте.   Инде бер казык та калмаган, аяныч язмышка дучар булган авылларыбыздагы һәр нәселне барлап, аларны очраштыру өчен  никадәр эзләнү, тынгысызлык соралганы яхшы аңлашыла. Хәниф Рифкать  улы һәр башлаган эшен бар күңелен салып, ахыргача югары нәтиҗә өчен эшли. Шуңа да башкарган хезмәте  яшәү шатлыгына әйләнә.

Сәхнәдә юбилярны тәбрикләргә килүчеләр берсен-берсе алыштырып кына торды. ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, авылдашлары – ТР Төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Мәҗит Салихов, “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары  Рәшидә  Вәлиуллова, “Изумруд” зәркән чел­тәре  җитәкчесе Рашат Җә­ләев аның  бер урында тик тора  белмәүче, һаман эзләнүдәге, үзе­нә эш таба белүче  шәхес икән­леген  һәм ТРның атказанган мә­дәният хезмәткәре исеменә лаек булуы үзе үк халыкка зур хезмәт күрсәтүен раславын да ассызыкладылар.

Белгәнебезчә, Хәниф Тимербаев 2015 елдан башлап “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсен  җитәкли.  Утыздан артык җыр-моң сөючене берләштергән әлеге коллективның барысын да  бер теләк-омтылыш – мәдәнияткә  хез­мәт итү, сәхнәне ярату, халкыбызның җәүһәрләрен тарату хисе бәйли. Алар  районыбыз авыллары сәхнәләре белән генә чикләнмичә, күрше-тирә районнарда да танылу алып өлгерделәр. Бәйрәм чарасында да әлеге берләшмә әгъзалары Миннегөл Манихова һәм Фирдәүсә Нәзирова Хәниф Рифкать улын тәбрикләп, шигъри тәлгәшләр һәм җыр бүләк иттеләр.  

Танылган композитор, “Нургали урманнары” җыры авторы Илфат Дәүләтшин белән юбилярны  1986 елдан башланган ныклы дуслык бәйли. Әмма Илфат әфәнде дустына бераз үпкәсен дә белдертми булдыра алмады: “Мин дә балыкчы,  Кама, Идел буенда еш  кармаклар салам. Әмма бөтен балыкларны тотып бетерәсең, миңа  эләкми”, – диде ул.

Якташлары  исеменнән чыгыш ясаган Иске Икшермә  мәдәният йорты директоры Гүзәлия Әх­мәтҗанова юбилярга алдагы көннәренең дә бүгенгедәй якты, яхшы кәефле, көр күңелле булуын теләде. “Синең шат күңеллелегең  тирә-юньдәгеләргә дә  уңай йогынты ясый, яхшы кәеф өсти”, –диде Гүзәлия ханым. Татар Икшермәсе авылы имам хатыйбы   мәхәллә халкы исеменнән тәбрикләп, иманлы тормыш теләде.

Хәниф Тимербаевны котларга аның  35ел элек Казан дәүләт мәдәният  институтында  укыган чордагы  кураторы Яо Михаил,  груп­падашлары кайтып, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Районыбызда  прокурор булып эшләп киткән  Зөфәр Абитов их­тирамын җиткереп, үзенең яраткан җырын да бүләк итте.  Гомумән, иҗат кичәсе дәртле биюләргә, матур җырларга, эчтәлекле чыгышларга бай булды. Хәниф Тимербаевның  иҗатташ дуслары Г.Камал исе­мендәге татар дәүләт академия театры артисты Илдус Габдрахманов, Чаллы дәүләт драма театры артисты, якташыбыз, ТР атказанган артисты Илфат Әскәров, танылган эстрада йолдызлары Гөлдания Хәйруллина, Резеда Шәрәфиева, Азат Фазлыев, Алинә Сафиуллина, Энҗе Шәймурзина, баянчы Булат Шәрипов, Ядкәр Хәбибуллин,  Айдар Тимербаев  чыгышлары бизәде.

Әлбәттә, бөтен-җаныңны биреп, халыкка хезмәт итү өчен тылыңның ныклы булуы кирәк. Хәниф әфәнде бу яктан да бик бәхетле. Тыйнак, сабыр холыклы һәм башка бик күп күркәм сыйфатларны  үзенә туплаган Зөлфия ханым белән 35 ел гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, инде оныклар сөю бәхете кичерәләр.   Икесе бер өлкәдә эшләү, бер дулкында булу да  уңышларга ирешүгә этәргеч бирә.  Киләчәктә  дә сәнгатькә тугры булып, парлап  районыбызның мәдәни күген яктыртырга язсын иде!

Фоторепортаж 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев