Нык куллылар машина тарта
Сабантуйлар безгә борынгылар мирасы, ә автомобильләр узган гасырда гына барлыкка килә.
Элек пәһлеваннар ат күтәрүдә сынашкан. Хәзерге вакытка машина тарту гадәткә керде. Әлеге ярышны “Дакар” автосалоны оештырды. Хатын-кызлар да тартты машинаны һәм 1нче урынны Кызыл Мишәдән Елена Шәйхиева алды. Физик көч кирәк ярышларда актив катнашучы Эльмира Кадыйрова 2нче урынны алды. Сабадан Гөлназ Рәхмәтуллина –3нче, Миләүшә Рәхимова 4нче призерлар булдылар. Ир-егетләрдән Өтернәснең данлыклы көрәшчесе Айзат Сәмигуллин җиңү яулады.Сабадан Фидаил Вакказов та машинаны урыныннан тиз кузгатты һәм 2нче нәтиҗә күрсәтте. Сабадан Ирек Тимергалиев 3нче урын өчен бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев