Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нык тормышлы муниципалитет

Бүгенге сәхифәбез Олы Шыңар авыл җирлегенә багышлана

Күктән төшкәнне көтмичә

Алмаз Гарипов, җирлек башлыгы:

– Безнең Олы Шыңар җирлегенә кергән авыллар Казан ханлыгы чорынннан ук билгеле. Тарихи мәгълүматлар моннан 150 еллар элек Олы Шыңар авылында гына да меңнән артык кеше яшәгәнлеген күрсәтә. Кызганычка каршы, XXI гасырда халык саны кимү тенденциясе күзәтелә. Ачык урыннардан җил ком бөртекләрен очырткан кебек, заман үзгәрешләре кешеләрне авылдан куа. Хәзер җирлектәге 5 торак пунктта яшәүчеләр саны меңгә дә тулмый. Соңгы биш елны алсак, барлыгы 39 бала туган, 110 кеше вафат булган. Демографиягә яшьләрнең күбесе шәһәр тирәсенә урнашуы да тискәре йогынты ясый . Югыйсә хәзер авылдагы тормыш каладагыдан ким түгел. Авылда калган яшьләргә төрле программалар нигезендә яңа йортлар төзү өчен акчалата ярдәм ителә. Мисал итеп китерсәк, 2015 елдан башлап җирлектә 24 яңа йорт сафка басты. Былтыр Кече Шыңар һәм Чулпыч авылларында “Яшь белгечләр өчен яңа торак” программасы нигезендә 7 йорт төзелде, быел 10 йорт салу планлаштырыла. Ходайның рәхмәте белән, эшлим дигән кешегә яңа хезмәт урыннары да барлыкка килде. Хәзерге вакытта 2019 елда ачылган роботлаштырылган сөт комплексында безнең җирлектән 14 кеше эшли.

Җирлектә тормыш итү өчен көнкүреш шартлары тудырылган. Барлык йортларга су кергән, 313 хуҗалык интернет челтәренә тоташтырылган. Соңгы елларда урамнарны төзекләндерүгә, зиратларны тотуга, чишмәләр ремонтына халык үзе дә саллы өлеш кертә. Әйтик, Олы Шыңарда урамнарга вак таш салуга биш елда миллион сумнан артык үзара салым тотылды. Башка авылларда да эш тукталмый: Кече Шыңарда – 472, Оетта 1600 метр юл ремонтлыйсы калып бара. Үзара салымнан тыш, район башлыгы Рәис Нургалиевич ярдәме белән Олы Шыңарда – Кооператив, Оетта Ленин урамнарында ремонт эшләре башкарылды. Чулпычта яшәүчеләр балалар мәйданчыгы коруны сораган иде. 2020 елда җыелган үзара салым 64,5 меңлек җиһазлар алып куярга җитте. Мәйданчык киләсе елда әзер булачак. Чулпычта шулай ук зираттагы зур агачларны кисү эше бара. Олы Шыңарда, үзара салымны да кертеп, эшмәкәрләр булышлыгы ярдәме белән суүткәргечләргә чишмә суы тоташтырыла һәм ел ахырына кадәр балалар мәйданчыгы төзелеп бетәчәк. Гомумән, безнең халык күктән төшкәнне көтеп ятмый, үз проблемаларын чишүдә үзе актив катнаша. Кыскасы, җирле бюджетны тулыландыруның яңа чыганаклары табылуы эшне җиңеләйтә.

 

Шыңарның беренче фермеры

Җирлектә бу исемлек башында 50 яшьлек Алмаз Газизов тора. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә дәүләт программаларының ярдәме зур. Алмаз Газизов та гаилә фермасы төзү өчен 5,5 миллион сум грантны 2017 елда ала. Хәзер аның Кече Шыңар-Олы Кибәхуҗа юлы читендәге фермасы күпләрнең игътибарын җәлеп итә.

“Мин 12 ел “Аванград” колхозында прораб, 2 ел Теләчедәге “Агроснаб”та баш инженер булып эшләдем. Хәзерләүче хезмәтен дә башкардым, халыктан ит, тире җыйдым. Фермер булып китүемдә шул эшнең йогынтысы бар. Райпоның хәзерләүләр конторасы таралды дип, халык терлек асраудан туктамады бит. Шушы чыганакка йөз тотып, шәхси хуҗалыгымда сугым эшен башладым. Ул вакытта рөхсәт ителә иде. Аннары җир участогы алып, анда ит эшкәртү цехы салдым. Алга таба, гаиләм белән киңәштем дә, терлекләрне үзебездә дә тотарга булдык. Грантка 20 баш танага исәпләнгән ферма төзедек. Алай ук җәелеп китәсе дә килмәгән иде, улларым да, булышабыз, дигәч, тәвәккәләдем. Хәзер инде 83 баш савым сыерым, күптөрле авыл хуҗалыгы техникасы бар. Олы улым сугым цехын алып бара, уртанчысы техника белән эшли”,–ди фермер.

Хәзер Газизовлар көнгә 1,25 -1,3 тонна тирәсе сөт сата. Теләче районыннан арендага 52 гектар җир алып, күпьеллык үләннән сенаж салганнар, 100 рулон печән әзерләгәннәр. “Җир алу белән авыррак, шушы мәсьәләдә КФХларга караш үзгәрсә, сыерларның баш санын тагын да арттырып була”,– ди Алмаз Газизов. Аны фермага таш түшәлгән керү юлы булмавы да борчый. Авылны саклап калуга үз өлешен кертүче фермерга бу проблеманы хәл итүдә җирле үзидарәнең, район җитәкчеләренең булышлыгы кирәк.

Умартачылык – күңел халәте

Балта осталары, итек басучылар, тегүчеләр, терлекчелек, үсемлекчелек, умартачылык, бакчачылык, кул эше белән шөгыльләнүчеләр дисеңме, Шыңар якларында менә шундый һөнәр ияләре гомер кичергән. 1961 елда Олы Шыңар авылында туган Марсель Мөхәммәтов та умартачылар династиясеннән.

“Туганнан туган апам Наҗия Садыйкованы районда белмәгән кеше аздыр. Аның янына умарталыкка гел менгәли идем. 1981 елда армиядән кайткач, апайлар үземә дә бал кортлары асрарга тәкъдим иттеләр. Шуннан китте инде. Умарталыкны Оет авылына күчерүнең үз тарихы бар. Биредә хатынымның әтисе Галиәкбәр яшәгән нигезне чүп үләне, тал басып киткән иде. Күңелсез булып тормасынга, улларым белән чистарттык та, умарталар урнаштырдык. Хәзер төп шөгылем шушы. Утыз баштан артык умарта асрыйм. Быел уңышлы ел булды, кайбер умарталар берәр центерга кадәр бал бирде”,– дип таныштырды ул үзенең хоббие белән. Төп хезмәт урынына килгәндә, Марсель Мөхәммәтов 36 ел мәктәптә хезмәткә өйрәтү мастеры булып эшли. Җәйләрен комбайнга утыра, 26 ел дәвамында берничә тапкыр район күләмендә “Үз һөнәренең остасы” булып таныла. Тагын бер шөгыле бар: кәрҗиннәр үрә һәм бу һөнәр буенча төрле чараларда мастер-класс та күрсәтә ала.

Бал кортлары белән мәш килү Марсель Мөхәммәтовның күңел халәте чагылышы. Хәзерге вакытта прополис, перга эшкәртү белән мәшгуль булса да, умарта продуктларын, бал сатып керем алуны төп максаты итеп куймаган. Аларны күпчелек очракта туганнарга, дусларга бүләк яисә күчтәнәч итеп бирә. “Кайвакыт балалар: “Әти, хезмәтең Оет белән ике арада кайтып-китеп йөргән чыгымнарыңны капларлык буламы соң!”– дип тә сорап куялар. Минем яшькә җиткәч аңларсыз әле, дим. Чөнки минем умарталар арасында акчага алыштырып булмый торган җан сихәте, күңел дәвасы алам. Хатыным Рузилә дә 35 ел фельшер булып эшләгәч, авырмасыннар дип гомер буе кешеләргә ярдәм итәргә тырыштык. Ихлас күңелдән аларга сәламәтлек теләдек. Умарта продуктлары – яхшы дәва чыганагы. Коронавирустан да тизрәк терелергә булыша”,–дип сөйли әңгәмәдәшем. Марсель Мөхәммәтов умарталыгы урнашкан территорияне тагын да матурлау планы белән яши. Шушы һөнәрне яшьләр үз итмәвенә, күп акча кертә торган эшне сайлавына да борчыла.

 

Мәдәниятсез авыл ямьсез

Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, гореф-гадәтләре яшәгәндә халык та яши. Олы Шыңар мәдәниятенә 35 ел хезмәт итүче Фәридә Садыйковага бу гыйбарә яхшы таныш.

“Безнең өлкәдә нәтиҗәле эш олысына-кечесенә ныклы таяныч итеп караганда гына яхшы бара. Бу яктан без бәхетле. Чыннан да, мәдәният йорты каршында уннан артык түгәрәк, фольклор, “Нур” халык театр (җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова), “Сөмбел” халык бию (җитәкчесе Алсу Зарипова) коллективлары үзешчән сәнгатьтә катнашам дип торучылар булганда оеша ала бит. Аллага шөкер, авылларыбызда яшәүчеләрне ходай сәхнә кешесе булудан мәхрүм итмәгән. Бездә талантлар җитәрлек. 2020 елда мәдәният йортына 26 милллион сумлык капиталь ремонт уздырылып, матди-техник базаның яңартылуы эшләү өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елларын милләтебезнең гореф-гадәтләрен чагылдырган чаралар, очрашулар үткәрү, конкурс-фестивальләрдә актив катнашу, балалар, өлкәннәр, яшьләр арасыннан яңа талантлар табу максатын куеп башладык һәм моңа ирешелә”,– ди Фәридә Садыйкова. Соңгы еллардагы вәзгыять халык күңеленә юлны онлайн яисә урам чаралары аша да салып булуын раслады. “Өлкәннәрнең күбесе клубка ук килмәскә дә мөмкин. Әмма капка төбенә чыгып кич утыруларда теләп катанаша. Олы Шыңар, Кече Шыңар һәм Чулпыч авылларында шундый 12 чара үтте, Явлаштау авылына барып та чыгыш ясадык. Җирлегебезнең җырчы, баянчы, сәнгатьле сөйләүчеләрне онлайн-үзешчән сәнгатькә тартып, инстаграмм битләрендә 150 дән артык видеоязмалар урнаштырылды. Хәзер Гөлнур һәм Камил Усмановлар йортында “Каз өмәсе” үткәрергә һәм Әниләр көненә Туфан Миңнуллинның “Кульяулык” әсәрен сәхнәләштерергә әзерләнәбез”,– ди Фәридә Садыйкова. Мәдәният хезмәткәрләре былтыр 9418 кеше катнашкан 193 чара уздырганнар.

 

Яшь белгеч булсаң...

2018 елда авыл җирлегендә “Яшь бел­гечләр өчен яңа торак “ программасы буенча яңа 5 йорт төзелә һәм шуларның берсенә Маликовлар гаиләсе күченә.

Гөлназ, Казан педагогия институтын тәмамлап, Олы Шыңар урта мәктәбендә чит телләр укыта. Илназ –“Туган Як” җәмгыятенең алдынгы механизаторы. Быел да эш күрсәткечләре буенча район комбайнчылары арасында алдынгылар сафында булды. Шулай ук республика бәйгесендә дә җиңүчеләр исемлегенә керде.

“2008 елда мәктәп тәмамлаганнан соң авылда калдым. Армиядән кайткач, комбайнга утырдым, инде 10 елдан артык эш тәҗрибәм бар. Хезмәтебезне күрәләр. Быел Казанга “Иң яхшы комбайнчы-2021” чарасына чакырдылар, 17 мең сум премия дә бирделәр”,–ди Илназ.

Гөлназ хәзер 8 айлык Имран белән декрет ялында. Беренче уллары Раянга 13 декабрдә 5 яшь тула.

“Йортыбыз барыбызга да бик ошый. Балалар үстерү өчен шартлар бар. Җылы, бик уңайлы урында. Йортны алуда иң элек авыл җирлеге Советының ярдәмен тойдык”,– диләр Маликовлар.

Хәзер яшь гаилә ипотекага үз куышларын булдыруда җирле үзидарә, район җитәкчеләре булышлыгына исәп тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев