Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Нырты” авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләре белән беррәттән, көзге чәчүгә керештеләр

Районда киләсе ел уңышына нигез 7,5 мең гектарда салыначак

  Район хуҗалыкларында механизаторлар сабан культураларын җыеп алу белән беррәттән, көзге чәчүгә дә керештеләр. Белгечләр  фикеренчә,  бу эш тотрыклы салкын  һава  урнашканчы 50-60  көн  алдан  башкарылырга тиеш.

 Булачак  уңышны шушы  агротехник срок һәм туфракның  дымлылыгы  хәл  итә. Арыш  культурасына  үзенең нормаль үсеше  өчен 3-4 кыяк чыгарып өлгерергә кирәк, димәк, көзге  вегетация   чоры  45-50  көннән  ким булмаска  тиеш. Шуңа   күрә “Нырты” авыл хуҗалыгында  да урып-җыю тәмамлануга, киләсе  ел уңышына нигез салу турында  кайгырттылар.  Кырга “Кировец” тракторына тагылган  “Фиат”  чәчү  комплексы  белән  Зиннур Миңнегулов  чыккан. Туфракка  1нче репродукцияле  “Подарок”  сортлы арыш  кертелә. “Өченче  көнебез. “Фиат” 8,5 метр киңлектә чәчеп бара, орлык 54  сошниктан төшә,  берәрсе тыгыла икән, кабинадагы  компьютердан   күренә. Шулай  ук  комплекс гектарына бер  центнер исәбеннән  катлаулы  ашлама  кертә. Рамил  Гарифуллин белән  Рөстәм Вәлиев ашлама һәм  симәнә  чыгарып  өлгертә. Зур  мәйданлы басуда көнгә 40-50 гектар чәчеп була”,– ди тәҗрибәле  механизатор.

 Элгәре берьеллык  үлән булган  мәйданны БДН дискаторы белән  Расил  Зиннәтов  эшкәрткән, “МТЗ”да  Тәлгать Мусин   культивацияли. Болар туфракны  кем әйтмешли,  мамык иткәннәр.  

“Көзен  чәчсәң,  көлгә чәч, дигәннәр. Җире шундый  хәлдә, бабайлар  киңәше үтәлә. Былтыр да чәчүгә август  уртасында  чыккан  идек. Уҗым  культуралары  сынатмады. Уракны уртача 33 центнер  уңыш белән  төгәлләдек. Урып-җыюны   бер “ДОН”, “Мега”, “СК-5 Нива”, “Акрос”  комбайннары белән  югалтусыз башкарып  чыктык. Амбарга 11 процент дымлылыкта  коры   ашлык  кайтты. Аерым  участокларда, әйтик,  “Нур”  сортлы  арпадан 48 центнер бөртек  алынды”,– диде безгә  баш  агроном  Инсаф  Мөхәрләмов.  

Хуҗалыкта көзге  чәчүне 10  көндә башкарырга исәп тоталар. Бер  үк  вакытта басу тулы  саламны  җыеп  алырга, җир эшкәртергә  кирәк. Пресс-җыйгычта   Фәнил Мул­лахмәтов, Фәндүс Галим­җанов рулонлаган  саламның очы-кырые   күренми.  Хәзер  аны Илсур Фәлахов белән  Илсур Галәвиев  ташый,  Илназ  Сабиров  төяп тора.

”Саламны шәхси  хуҗалыкларга да, күпме аласылары   килә, таратабыз. Саклау  урыннарына  урнаштырып  ук бирәбез. Техника шушы  эшкә  көйләнгән вакытта безнең  өчен дә  уңайлы”,– дип  аңлатты предприятие  җитәкчесе  Ильяс  Дәүләтҗанов.

“Нырты” районда  саламны   күп  әзерләгән (925 тонна)  хуҗалыкларның берсе. Шулай  ук  җир эшкәртү буенча  (400 га.) да алда бара. Механизатор Ренат Зыятдинов “К-701” тракторында   дисклы  агрегат белән көнгә 30  гектар мәйданда эш башкара.

“Бу әле  сай   сөрү генә,  камылны  кисү. Яңадан тирәнәйтеп   эшкәртмичә  уңыш булмый. Органиканың да  файдасы   күп. Шулай  да тирес  чыгарылган  участокка башта  кукуруз чәчәргә  кирәк. Ашлык артык  биек  үсеп,  авып  кына бетә”, – дип тә үзендә игенче тәҗибәсе барлыгын    күрсәтте  Ренат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев