“Нырты”да эш финишка бара
Бүген авыл кешесе танышын очратса, исәнләшкәч: “Бәрәңге утырттыңмы әле?” дип сорый. Җавап бертөрлерәк: “Кая монда бәрәңге! Колхозларда чәчү бармый бит”.
Әйе, борчыла халык. Быел иртә килә кебек тоелган яз кыр эшләрен күпкә соңартты. Агымдагы атна да артык җылысы белән сөендерми.
Аңа карамастан, басуларда тракторлар гөрелтесе тынмый. “Нырты” предприятиесендә дә, халык әйтмешли, сабанда сайрашып калырга тырышалар. “Язын чәчсәң – сазга чәч, дигән сүзе дә бар бит. Шуңа һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышабыз. Чәчүгә 26 апрельдә чыктык. Солы культурасыннан башлаган идек. Хәзергә эш барлык мәйданнарның 1170 гектарында, ягъни 72 процентында төгәлләнде. Алла боерса, тагын 4-5 көндә тәмамларга дибез. Һава торышы без дигәнчә торса, эш бу вакытка бетәргә тиеш иде. Табигать көйсезләнде. Күпьеллыкларны 290 гектарда яңартуны төгәлләдек. Аңарчы 17 апрельдән 895 гектарда терлек азыгы мәйданнары, 520 гектарда уҗымнар тырмаланды һәм тукландырылды. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату 2255 гектарда башкарылды. Кукуруз чәчәргә 4 майда чыктык. Аның мәйданнары арттырылды. Бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 74 килограмм ашлама кертелде”, – диде предприятие директоры Ильяс Дәүләтҗанов.
Хуҗалыкта терлек азыгы үстерелгән җирләр бөртекле-кузаклы культураларга караганда күбрәк мәйданнар били. Чөнки, Олы Арташта роботлаштырылган торак реконстукцияләнгәннән соң, малларның баш саны тотрыклы арта бара. Хисап җыелышында сыерлардан көндәлек савымны да июнь аена 21 тоннага җиткерү бурычы куелган иде. Максатка майда ук ирешкәннәр. Бу, әлбәттә, соңгы чик түгел.
“Инде сөт җитештерү 21900гә менеп җитте. Күрсәткечне 22 мең белән түгәрәкләп, аның белән дә тукталып калмаска иде”, – ди җитәкче. Моңа ныклы нигезне кырларда механизаторлар сала. Алар янына безне баш агроном Инсаф Мөхәрләмов алып чыкты. Иң элек “Кировец” тракторына тагылган “Фиат-Агро” чәчү комплексы белән 145 гектарлы басуда азык катнашмасы чәчүче Зиннур Миңнегулов агрегаты янында тукталдык. Аңа Рамил Гарифуллин белән Рафаэль Закиров “КамАЗ”ларда ашлама һәм симәнә чыгарып өлгертә. 1995 елдан бирле авыл хуҗалыгында эшләүче Зиннур быел яз 500 гектарда бөртекле культуралар чәчкән. “Зур мәйданлы басуда көнгә норма 40-50 гектар итеп үтәлә. Бу участок бераз дымлырак. Сошникларны вакытында чистарту кирәк. Югыйсә үлән тишелеп чыккач, ничек эшләгәнеңне көзгедәге кебек күрсәтеп торачак”, – ди тәҗрибәле механизатор.
Икенче тукталышны Фәндүс Галимҗанов эшләгән кырда ясадык. Ул басуга “МТЗ-1221” тракторы белән беренчеләрдән чыккан: меңнән артык гектарда уҗым һәм күпьеллыкларны тукландырган, дым каплаткан. Норманы күпкә арттырып үтәгән. Хәзер “СЗТ-3,6” агрегаты белән арпа чәчә. Аңа Расил Зәннәтов “БДМ-2,1” агрегаты белән җир әзерли. Илсур Галәвиев симәнә алып чыга. Чәчкечкә Фәнис Җәләлетдинов һәм студент егетләр Илнат Гайсин белән Айдар Вәлиев хезмәт күрсәтә. Сыйфатны һәрдаим контрольдә тоталар. Янил көллиятендә укучы булачак агроном Илнат Гайсин “МТЗ” белән ашлама да алып чыгарга өлгерә. “Техникада стажым 10 ел, чәчүдә 7нче сезоным. Монда җир пешкән. Көнгә 35-40 гектарда эшләп була. Чәчкеч гектарына бер центнер симәнә кертүгә көйләнгән. Катлаулы ашлама да агроном кушкан нормада туфракка күмдерелә. Түләү сыйфатка бәйле. Эшебезне комиссия тикшереп тора, тиешле балл куя. Паспортлар тутырыла, түләү шартларын барыбыз да белә”, – диде Фәндүс Галимҗанов.
Олы Арташ авылы үрендә кукуруз чәчүчеләр янына баргач, игенчеләрнең аш вакытына туры килдек. Айрат Габдрахманов алып чыккан күчмә “кухня”да “беренче”гә, “икенче”гә һәм десертка – барысы да бар. Башта ике километрлы басу башында күренгән “Нью Холланд”ның килеп җиткәнен көттеләр. “Иң оста механизаторларның берсе”, – дип таныштырды агроном аны йөртүче Фәнил Мулләхмәтов белән. Хезмәт юлын ”МТЗ-80”нән башлаган ул. Хәзер “Нью Холланд” тракторына утырган. Аның стажы 44 елга тула. “Кырык елда күпне күрдек. Әмма быелгыдай майны хәтерләмим. Була иде 1-2 көн салкын, шуннан соң җылыта иде”, – диде Фәнил Мулләхмәтов кузгалып китәр алдыннан “RUN” чәчкечен кабат күздән кичереп. Техниканың төзеклегенә һәрчак игътибарлы ул. Биш ел элек утырган “Нью Холланд”ның да бары генератор каешын гына алыштырган. Язгы эшләрдән соң аны пресс-җыйгычы көтә. Терлек азыгы культуралары мул булсын да, игеннәр генә уңсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев