Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч көн Россия Президентын сайлыйбыз

Участоклар әзер

  Россия Федерациясе Президентын сайлау  сигезенче тапкыр үткәрелә, быел  ул  15, 16 һәм 17 мартта уза.

 Сайлауга 4 кандидатны – Владислав Даванков (“Яңа кешеләр” партиясеннән),  Владимир  Путин,  (үзен-үзе  тәкъдим итүче), Леонид Слуцкий (ЛДПР  партиясеннән), Николай  Харитоновны (КПРФ  партиясеннән) теркәделәр. Яңа  Президент  алты елга сайлана, ягъни 2030  елның 7 маена кадәр.

–Районда 40 сайлау участогы иртәнге 8дән кичке 20.00 сәгатькә  кадәр эшләячәк. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары 17 февральдән 7 мартка кадәр сайлаучылар  белән  очраштылар.  Участокка килә алмаучыларга өйдә ничек тавыш бирергә кирәклеген аңлаттылар. Йортларны  йљреп  чыгу барышында  сайлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, узачак сайлаулар хакында мәгълүмат җиткерделәр. Әлеге сайлауда  алдан  тавыш  бирү мөмкинлеге  юк,  ләкин “Мобиль сайлаучы” механизмы  кулланылды.,  –  диде районның  территориаль  сайлау  комиссиясе  рәисе  Марат Шәймәрданов. 

Тавыш  бирү  көннәрендә бюллетеньнәр паспорт яки шәхесне раслаучы  башка документ  нигезендә  бирелә.

Сайлау  участокларына килүчеләр кандидатларның исемлеге күрсәтелгән бер бюллетень алалар, тавыш бер кандидатка гына бирелергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев