Өч Нарат авылында яшәүче Зөләйха Даутованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, КФХ «Мөхәммәтшин» җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин тәбрикләде.
Даутова Зөләйха Даут кызы 1930 елның 15 июнендә Өч Нарат авылында туып үсә. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Авылдагы барлык авыр эшләр шул чор балалары белән рәттән Зөләйха җилкәсеннән үтә. 14 яшеннән алып Икшермә җирлегендәге төрле эшләрдә хезмәт куя: җир сукалый, урман кисә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы фермада мал карый. 1955 елны Сибгатуллин Сәлим Тимербай улына кияүгә чыга. Бергә яшәгән дәвердә 6 бала (6 малай) тәрбияләп үстерәләр.
Даутова Зөләйха хәзерге көндә дә Өч Нарат авылында тормыш итә. Балалары, оныклары, оныкчыклары һәрдаим кайтып кайгыртып торалар бәхетле әбине.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев