Агымдагы атнада Өчнарат халкы өчен шатлыклы вакыйга булды: авылда спорт мәйданчыгы ачылды.
Саба районының Өчнарат авылында иганәче Илнур Сабитов ярдәме белән спорт мәйданчыгы ачылды
Бу объектның төзелеше балалар һәм яшьләр, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен озак көтелгән чара иде. Мәйданчык өчнаратлыларның хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче авылдашлары Илнур Сабитов тырышлыгы белән барлыкка килгән.
“Дөрестән дә, күп эшләргә инициативалы кешеләр идеясе белән башлангыч бирелә. Ходай аларга ярдәм бирсен. Аларга булышса, безгә дә өлеше тия. Гомумән, бу авылдан күренекле кешеләр тәрбияләнеп, хәзерге вакытта илебез үсеше хакына зур хезмәт куялар. Бу объект та авылда спорт үсешенә өстәмә этәргеч бирсен”, – диде бәйрәмдә катнашкан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов.
“Беренчедән, әлбәттә, идеядән алып аны тормышка ашыруга кадәр – бу билгеле бер юл. Һәм бу юлны барысын да үз куллары белән башкарган кешеләр үтте. Мин, әлбәттә, иң беренче чиратта район хакимиятенә һәм шушы объектны төзү белән турыдан-туры шөгыльләнгән кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Ә шулай да, моны без алга таба да дәвам итәчәк эшләрнең кечкенә генә башлангычы дип саныйм. Авылдашларым кыш көне дә бирегә әйләнеп кайтып, вакытны күңелле үткәрә алсын өчен тагын нидер уйлап табарбыз әле”, –дип сөйләде төп спонсор Илнур Сабитов.
Ул 2017 елда туган авылында мәчет тә төзеткән игелекле иганәче.
Төзелешнең подрядчысы юк. Барысын да башлап йөрүчеләр белән бергә авыл халкы үзе башкарып чыккан. Янында гына бик зәвык белән ял итеп алу, өске киемнәрне куеп тору өчен иркен беседкасы да эшләнгән. Авыл җирендә һәр яңалыкны зурлап кабул итә беләләр. Бер караганда, мини футбол, баскетбол, волейбол өчен спорт мәйданчыгы гына кебек. Әмма авыл өчен зур шатлык ул. Шуңа ачылу тантанасына да зурдан әзерләнгәннәр.
Авыл халкы бердәм булып футболда көч сынашты, өлкәннәр пылау белән сыйланды
“Спорт мәйданчыгын эшләткән Илнур Басыйровичка зур ихтирамыбызны белдерик. Сезнең кебек иганәчеләр булганда авыл яшәячәк. Шулай ук курыкмыйча шушы эшне оештырып чыгарга алынганнары өчен Эльмира апага, Илнат Илшат улына да зур рәхмәт. Безнең Өчнарат авылы халкы бик бердәм. Алга таба актив булырга насыйп итсен”, – диде Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин.
Эшне оештыручыларның берсе Эльмира Шакирова башкарылган хезмәтнең кадерен белергә, телефоннарны онытып торып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
“Мондый күңелле көнне өйдә генә торасы килмәде. Ике оныгым мәктәптә укый. Футбол уйныйлар, җиңдек, дип сөенеп кайталар. Спорт мәйданчыгы алар өчен аеруча зур шатлык булды”, – диде чордашлары белән бәйрәмгә чыккан Фирая Биккинина.
Ул арада, аның сүзләрен раслап, мәйданчыкта яшьләр командалары арасында футбол ярышы башланып китте. Ә өлкәннәр Дамир Абдуллин әзерләгән пылау, шашлык белән сыйланды.


Нет комментариев