«Өйдә тик ятканчы, акча эшлибез...»
Июнь аенда 14 яше тулган 208 укучы районыбызның оешма-предприятиеләрендә хезмәт күнекмәләре алды
Районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы каникул чорында барлыгы 600 укучы эш белән тәэмин ителәчәк.
Июль аенда, үзәк аша теркәлеп, барлыгы 264 бала төрле оешмаларда хезмәт куя. Әлбәттә, иң күп эшкә урнашучылар саны быел да Саба гимназиясенә туры килә. Белем йортында 14 яшьтән 18 яшькә кадәр 236 укучы исәпләнә. Җәйге каникулның өч аенда гимназиянең 161 югары сыйныф укучысына эш урыннары булдырылган. Аерым алганда, районыбызның 40тан артык оешма-предприятиесе белән укучыларны эшкә урнаштыру буенча килешү төзелгән. Укучылар арасында шулай ук үзмәшгуль булып теркәлеп эшләү дә зур кызыксыну уятты. Каникул чорында 44 бала үзмәшгульлек программасында катнаша. Июль аенда гимназиянең 67 укучысы хезмәт куя. Бүген аларны районыбызның күп оешма-предприятиеләрендә очратырга була. Барлык балалар бакчаларында, “Сабантуй” комплексында, Торак милекчеләре ширкәте, җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте, Саба индустриаль паркы, «Урта Саба» бригадасы, Саба шәһәр җирлеге, район үзәк хастаханәсе, “ПМК-159” җәмгыяте, “Катнашазык” җәмгыяте, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе һәм башка оешмаларда аеруча күп хезмәт урыннары булдырылган.
“Укучылар күбрәк узган елгы хезмәт урыннарын сайлыйлар. Әмма белгән эш белән генә чикләнмичә, үзен икенче өлкәдә сынап карарга теләүчеләр дә очрый. Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша кабул ителгәннәргә хезмәт кенәгәсе ачыла. Шулай ук үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең дә хезмәт стажы бара. Икешәр ай эшләргә теләк белдерүчеләр дә бар. Әлбәттә, кече яшьтән хезмәткә сәләтле укучыларны күрү куандыра. Ике ай дәвамында печән чабу кебек авыр эшне матди кызыксындырудан бигрәк, хезмәт сөйгән бала гына булдыра ала. Финанс ягыннан гына түгел, балага тормышка яраклашырга, мөстәкыйльлеккә әзерләнү буенча да бик яхшы мөмкинлек бу. Шулай ук бер яктан эшкә чыныгу булса, икенчедән, эшнең җаваплылыгын, катлаулылыгын аңлау, башкаларның, әти-әниләрнең хезмәтенә ихтирам белән карау буенча да йогынтысы зур", – ди гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева. Ул шул ук вакытта гаиләдә хезмәт тәрбиясе өлешчә генә бирелгән укучылар очравын да яшерми. “Тырма, көрәк һәм башка кораллар белән эш күнекмәләре булмаган яшүсмерләр дә бар. Әти-әниләр балаларны кече яшьтән кул арасына кертүгә җитди карасыннар иде”, – ди Гөлнара Раиф кызы.
Саба гимназиясенең 9 сыйныфын тәмамлаган Эдуард Зарипов һәм Ильяс Хаҗиевның хезмәттә тәрбияләнгән егетләр икәнлеге әллә кайдан күзгә ташлана. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенә эшкә урнашып, триммер белән тирә-юнебезне чүп үләннәреннән арындыру, Сабабызны матурлау өчен көчләрен кызганмыйлар. Егетләрне “Мунча” -сәламәтләндерү үзәге янында очратып, үзләре белән аралашып та алдык. Эдуард узган ел да әлеге оешмада хезмәт куйган.
”Печән чабу миңа таныш эш. Кайда баш калкыткан чүп үләннәре бар, барын да тәртиплибез. Бөтен куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтибез. Минем өчен авыр эш түгел, киресенчә кызыклы. Каникулда өйдә тик ятканчы, акча эшлибез”, – ди Эдуард.
Узган ел торак милекчеләре ширкәтендә (ТСЖ) эшләгән Ильяс та дустының сүзләрен куәтләп, эшен яратуын, үзенең хезмәт хакын мотоцикл сатып алырга җыйнавын әйтте.
Саба гимназиясенең хезмәт лагерында үзмәшгуль булып теркәлеп эшләүче укучылар белән дә аралаштык. Аларга өлгергән җиләк-җимешне җыйнау, су сибү, чүп утау, биләмәне чистарту һәм башка вазифалар йөкләнгән. Без килгәндә укытучылары Ләйсән Бәйрәмова җитәкчелегендә сарымсактан мул уңыш алган чаклары иде.
"Узган ел да июнь, август айларында биредә эшләдем. Авыр хезмәт дип әйтеп булмый, барысы да таныш. Моннан кайткач өйдә дә нәкъ шушы эшләр көтә. Өйдә яту үзенчә рәхәт булса да, акча күктән төшми," – ди IX сыйныфны тәмамлаган Диләрә Нигъмәтҗанова.
Шулай ук шәхси оешмаларда, кафеларда официант, бармен булып эшләүче укучылар да күп. Сәләтле балалар мәктәбе укучысы Кәримә Мостафинаны "Каймак" авыл хуҗалыгы куллану-эшкәртү кооперативында очраттык.
“Биредә икенче елымны упаковщик булып эшлим. Үзебез коробкалар ясап, аларга этикеткалар ябыштырабыз. Төрле сөт продуктларын махсус савытларга тутырабыз. Биредә санитария-гигиена таләпләре бик көчле: цехка махсус киемнәр белән керәсе. Монда килгәнче сөт ризыкларының ничек эшләнгәнен белми идем. Барысы белән дә якыннан таныштым. Оешмада эшләү дисциплинага, хезмәткә, үзең эшләгән акчаның кадерен белергә өйрәтә”, – ди Кәримә.
Тырыш кызның хезмәтеннән производство бүлеге начальнигы Азат Вахитов та бик канәгать.
“Июнь аенда ике укучы эшләде. Июльдә ике кыз – Кәримә Мостафина һәм Аделина Әхмәтҗанова хезмәт куя. Бик тырышлар. Аларга эшне өлгертеп булмый. Җәйге эсселәрдә цехларда да бик кызу. Бөтен таләпләрне үтәп, эшне җиренә җиткереп башкаралар”, – ди Азат Вахитов.
Шунысы куандыра, елдан-ел эшкә урнашырга теләүче балаларның саны арта. Җәйге каникулда акча эшләргә дә, ял итәргә дә бөтен мөмкинлекләр җитәрлек. Вакытны файдалы итеп бүлә генә белергә кирәк.
«Мин социаль педагог буларак, шуңа игътибар итәм: каникулда эшкә урнашкан балалар арасында тәртип бозу очраклары күзәтелгәне юк. Хезмәттә булу, җаваплылык хисе барлыкка килү укучыларның үз-үзләрен тотышында да чагылыш тапмый калмый. Әмма шунысын да искәртеп узмау ярамый: әти-әниләргә балаларының “Сбербанк” карталарын контрольдә тотарга киңәш итәр идем. Чөнки бүгенге көндә алдавыч кызыктырулар, төрле ялган ысуллар тәкъдим итү очраклары күп. Аяныч хәлләргә эләгүдән сак булыйк!” – ди Гөлнара Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев