Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Арташ авылында балалар өчен дини Сабантуй узды

Чараны Корбан гаете уңаеннан оештырдылар

 Гает көнне  Олы Арташ авылында балалар бәйрәме инде 3нче елын уздырыла. Бу  юлы да бәйрәмчә киенгән, яулыклы, түбәтәйле кызлар, малайлар бәйрәм күрке булдылар. Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды: алар бушлай гына батутларда сикерделәр, попкорн, «баллы мамык», татлы сулар белән сыйландылар. Әлбәттә, дини эчтәлектәге бәйгеләр дә оештырылды. Балалар Коръән сүрәләре укуда, намаз укып күрсәтүдә дә сәләтләрен күрсәттеләр.  Бәйрәмгә килүчеләр өчен мул сыйлы табын да әзерләнгән иде. 

 «Бәйрәмне оештыруда әти-әниләре бик ярдәм итте, шулай ук иганәчеләр матди булышлык күрсәттеләр. Сабадан Раилә һәм Искәндәр Вәлиевлар, Раил Сафиуллин һәм башка дин кардәшләребез шушы олуг бәйрәмебезне зурлап, балалар да белеп-күреп үссеннәр,  дип тырыштылар. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын! Бәйрәмгә күрше авыллардан да килүчеләр булды. Игъланны алдан ук авыл группаларына җибәргән идек. 120 ләп бала килгәндер.. Аннары ел саен бәйрәмгә «Тургай» приюты балаларын да чакырабыз. Быел да килделәр. Барлык оештыручыларга, безгә теләктәшлек күрсәтүчеләргә Аллаһының олуг рәхмәәте барып ирешсен. Балаларыбыз тәүфыйклы, иманлы булып үссеннәр, җәйге яллары да файдалы һәм имин үтсен»,- дип  сөйләде мәчет имамы Илдар хәзрәт Мәхмүтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев