Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Олы Кибәче авылында яшәүче Хәния Зәйнетдинованы 90 яшьлек олы юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин тәбрикләде.

  Зәйнетдинова Хәния Вафа кызы 1936 елның 16 мартында Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән. 7 класс белем алган.

 Язмыш аны Олы Кибәче егете Фаузетдин белән таныштыра һәм алар гаилә корып яши башлыйлар. Ләкин парлы гаилә тормышы озакка бармый, тормыш иптәше яшьли бакыйлыкка күчә. Хәния апа 2 бала белән тол кала. Бу вакытта сугыш ветераны булган каенатасы әле исән була, аны тәрбияләп соңгы юлга озата.

  Хәния апа Кибәче җирлегендә төрле өлкәләрдә хезмәт куя, авыл китапханәсендә җыештыручы булып эшли, фермада дуңгызлар карый. Ат җигеп, һава торышының нинди булуына карамастан, 17 ел шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.

 Тормыш авырлыкларына бирешмичә, ялгызы 1 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Хәния апаның 3 оныгы бар, улы Илдус тәрбиясендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев