Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәчедә балалар арасында иң моңлы азан әйтүче ачыкланды

Бәйге авылда мәчет ачылуга 30 ел тулуга багышланды һәм шушы авылда утыз елга якын имам ярдәмчесе -мөәзин булган Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә үткәрелде.

  Азан әйтү бәйгесендә  13 бала катнашты.  Бәйгене  шушы авылда озак еллар имам булып торган,  1993 елда сафка баскан  “Дуслык” мәчетен төзетүдә күп көч куйган, Бөек Ватан сугышы ветераны  Габделгазиз ага Яһүдин оныкчыгы – 5 яшьлек Сөләйман Яһүдин азан әйтеп башлап җибәрде.  Беренче урын – шушы авылда яшәүче  3 сыйныф укучысы Әмир Мөхәммәтҗановка бирелде. Икенче урында – 4 сыйныфтан  Сәид Мөхәммәтшин. Өченче урын – Шәтке авылыннан Айбулат Мөхәммәтхановка бирелде.  Иң моңлы азан әйтүче дип Төбәк авылыннан Данияр Фәйзиев табылды. Аңа Ак барс банк директоры Зөфәр Фәнил улы Гәрәевның  махсус бүләге тапшырылды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләрне  шушы бәйгене оештыручы – журналист Люция Шәрәфиева, Олы Кибәче һәм Төбәк авыллары имамнары Рәис Газизуллин, Илсур Дәүлиев тапшырды. Түбән Камадан кайткан Равил хәзрәт Хәлиуллин, Люция апаның классташлары – Данил Сәгыйров, Илнур Хәсәнов  та балаларны үз бүләкләре белән сөендерде.  Бәйгедә  катнашучыларга  авылыбыз абыстае, данлыклы Бигәнәй ишаны оныкчыгы  Әлфинур Гатиятуллина,  40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы Мөнәвәрә Әгъләмова, озак еллар буе К-700 тракторын иярләгән, алдынгы тракторчы булган Ак бабай  Мәҗит абый Шәрипов (яше 80 нән артык)  изге теләкләрен җиткерде. Бәйге авылда озак еллар буе мулла-мөәзин, абыстай булып торган дин әһелләре рухына багышлап үткәрелгән  Корьән мәҗлесе белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев