Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авыл мәдәният йортында "Җырлыйк әле" музыкаль программасы үтте

27 февраль көнне Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә Олы Нырты авыл мәдәният йортында "Җырлыйк әле" дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.

Катнашучылар татар халык җырларын, ретро һәм заманча җырларны башкардылар. "Җырлыйк әле" тамашасы өч турдан башланды һәм музыкаль паузалар белән чиратлашып барды. Программа бер сулышта узды. Тамашачылар артистларга кушылып җырлады. Бу проект катнашучыларны һәм тамашачыларны берләштерде. Соңыннан барысы бергә караоке җырладылар. Чара чын мәгънәсендә җыр бәйрәме булды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев