Олы Ныртыда гомер кичерүче Мәрьям Малик кызы Галиәхмәтова 95 яшьлек юбилеен каршылады
Бу көннәрдә Олы Ныртыда гомер кичерүче Мәрьям Малик кызы Галиәхмәтова 95 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярларны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.
Мәрьям Галиәхмәтова Олы Нырты авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы елларында тормыш иптәше белән Пермь өлкәсенең Чусовой шәһәрендә корал заводында эшлиләр. 1969 елда алар гаиләләре белән туган авыллары Олы Ныртыга кайтып төпләнәләр. Мәрьям Малик кызы Завод Нырты мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев