Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Олы Шыңар авылында яшәүче Наилә Сафинаны олы юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, «Туган як» җәмгыяте вәкилләре тәбрикләде.

 Наилә Габдулла кызы 1935  елның 26 апрелендә Олы Шыңар авылында туган. Сугыш башланганда 6 яшь булган. Әтиләре сугышка 1941 елда киткән.

”Күрше кызы Мәдинә белән ат арбасына утырып, элеккеге пожарный янына кадәр озатып төштек. Без әти сугышка киткәндә 4 бала калганбыз: абый, мин һәм ике энем. Әти сугыштан яраланып кайтты, ничәнче еллар икәнен хәтерләмим. Аның кулы буе белән ярык иде. Кулының җәрәхәте төзәлгәч, аны тагын алып киткәннәр. Ул аннан да исән - сау кайтты. Кайткач төрле эшләрдә эшләде”,- дип искә ала Наилә апа.

 Сугыш беткәнен мәктәптә укытучылар бүлмәсенә алып кереп радиодан тыңлатканнар. 4 класс белем алгач Наилә апа мәктәптән киткән. Сугыштан соң да тормышлар җиңел булмаган. Мәктәптә укымагач, эшкә чыгарга туры килгән. «Иң нык, авыр булып истә калганы урман кисү булды», ди ул.

 Иң беренче урыс авылы янындагы урманга агач кисәргә җибәрделәр. Авылдан 3 кыз бардык. Бик интектек, авыр булды. Аннан соң Мари авылы Алексеевскига бардык. Соңгы агач кисү Саба районы Сабабаш авылы янындагы урманда булды.”, дип искә ала.

Эш яшенә кергәч, Наилә апа фермада таналар, аннары сыерлар, сарыклар караган. Төрле колхоз эшләрендә дә йөргән, колхоз ашханәсендә пешекче булып та хезмәт куйган.

 1962 елның 6 апрелендә Олы Шыңар егете Сафин Гыйльметдин белән кавышканнар. Уртача тормышта, кайнана-кайнаталар белән бергә яшәгәннәр. Гыйлметдин абый “Маяк” зонасында катнашкан кеше, колхозда янгын сүндерүче булып эшләгән. 3 малай үстергәннәр, 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Гыйльметдин ага  вафат инде.

 Наилә апа Олы Шыңар авылында улы Ринат килене Римма тәрбиясендә яши. Ринат «Туган Як» җәмгыятендә шофер булып эшли, Римма Олы Шыңар балалар бакчасында тәрбияче. Ике улы, Рәис белән Расих Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән яшиләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев