Олы Шыңар авылының иң өлкән кешесе Асия Шаһиева: «Әтием амәнәте күңелемнән китмәде»
Өлкәннәр көне якынлашканда Олы Шыңар авылының иң өлкән кешесе Асия Галимулла кызы Шаһиева белән очрашып, истәлекләрен барладык.
Асия әбинең гыйбрәтле дә, сынаулы да, мәгънәле дә булган тормышы үзе әйткәнчә, китап битләренә сыймаслык.
Таныклыгында туган көне 1927 елның 15 сентябре дип язылган булса да, Асия апа 1926 елның февраль аенда ук дөньяга килгән. Теләчедә ЗАГС бинасы янгач, туу турындагы таныклыкны клубта яңаны бирәләр. Аның яшьтәшләренең барысының да документларында туган еллары бер елга кичектерелеп языла.
Нәни чагыннан ук тормыш каршылыклары белән очрашырга туры килгән Асия әби сентябрь аенда 95 яшен тутырган. Кызга әтисе сугышка киткәндә 14 яшь тә тулмаган була әле.
"Әтидән алты бала калдык. Иң зурысы мин, дүрт сеңлем, бер энем бар. Әтиемне Кече Шыңар зиратына кадәр озата бардык. «Алты балам кала, берәүнең алты каз бибие дә юк», – дип әтинең елап китүе бүген дә күз алдымда тора. Шунда миңа әти: “Кызым, син иң зурысы, шушы туры юлдан тайпылма, әгәр син тайпылсаң, синнән кече туганнарың барысы да юлны ташларлар. Әниеңнең сүзен тыңла, мин кайтырмын, әнә артымнан олау белән ашлык килә”, – диеп юлга кузгалды. Смоленск өлкәсендә сугышка керүе, тагын команда көтеп торулары турында бер хаты гына килде. Әтиемнең шушы амәнәтен гомерем буе саклап яшәдем, читкә тайпылмадым”, – дип сөйли Асия апа.
Бригадир булып эшләгән әтиләре Галимулла абыйга балаларын башка күрергә насыйп булмый. Асия апа кечкенәдән тормыш авырлыкларына бирешмичә, кече туганнарына үрнәк булып үсә. Бер-бер артлы кичергән авырлыклар аны сындырмый, киресенчә, чыныктыра гына. Газаплары күңеленә тирән уелгангадыр, сугыш елларының һәр көнен хәтерли ул.
"Биш сыйныф кына укып калдым. 14 яшемнән колхозда эшли башладым, пар ат җигеп сукага йөрдем. Ашарга юк, чабата сатып алу өчен төннәр буе шәл бәйлибез. Әниебез бик уңган, тырыш кеше булды. Ул йон җегерләп торды, без – кызлар, шәл бәйли идек. Шул яшьтән урман кисәргә, вагон төяргә, юл салу өчен җир казырга, башка районга уракка йөрдек. 1942 елда Юдинода 1 ай да 20 көн бер дә кайтмыйча урман кисүдә булдык. Ике атка төялеп бардык, ике ипи, ике чиләк бәрәңгебез бар иде. Бәрәңге барып җиткәнче өшеде, ипине яңартып ашадык. Аннан бетеренеп, чирләп кайттык. Яшел Үзәндә юл салуның авырлыгы да бәгырьләргә тиде. 1945 елда Киров өлкәсенә торф чыгарырга җибәрделәр. Эш бик авыр. Баракта яшибез, андагы кандала, бет, тараканның чуты юк. Көненә 400 грамм ипи, 2 тапкыр аш бирәләр иде. Бер ашны гел сатып бара идем. Өйдә әниемә бик авыр, миннән башка биш бала бар. Әтидән 7 айлык булып калган энебез 1 яшьтә 7 айлык чагында кызамыктан үлде. Авырлыкка түзә алмыйча, качарга уйлаган чаклар да булды. Әмма әтиемнең амәнәтен боза алмадым, ул сүзләр бер дә күңелдән китмәде", – дип сөйли Асия апа.
Сугыш бетү хәбәрен дә Кировта ишетәләр. Аннан кайткач колхозда сарыклар карый, ферма мөдире булып эшли. 1949 елда авылдашы, сугыштан исән-сау кайткан Ибраһим Вәлиев белән гаилә коралар. Җиде ай яшәгәч, алар ерак Уралга, Кизел шәһәренә барып урнашалар. Гаилә башлыгы Ленин шахтасында, Асия апа тимер юлда эшли. Бер-бер артлы ике уллары, бер кызлары туа. Үз куллары белән йорт җиткереп, тормышларына сөенеп яшәгәндә гаиләгә зур сынау килә.
"Ирем эштән кайтканчы тиз генә дип кибеткә киттем. Балалар үзләре генә калды. 45 градусс чатнама суык көн иде, 7, 5 яшьлек улларым 1 яшь тә 8 айлык кызыбыз Гөлсинәне ләгәнгә утыртып чана шуарга алып чыкканнар. Мин кайтканда күзләре йомылып, хәлсезләнеп ята иде, балакаем. Күршедәге белә торган карчык, табибларга алып йөрмәгез, юлда үлә, диде. Төнлә балам дөнья куйды. Ике яклы үпкә ялкынсынуы дип әйттеләр. Ваемсызлыгымнан дип гомер буе үземне битәрләдем", – дип бүген дә әрнеп сөйли Асия апа.
Ибраһим абый шушы хәсрәттән тәмам бетерешә, башкача монда яшәп кала алмый. Берничә ай хастаханә юлын таптаганнан соң, алар 1957 елда Ташкент шәһәренә күченәләр. Биредә дә яңабаштан тормышны торгызалар, тагын бер уллары Илдар, кызлары Гөлүсә туа. Тик кайгы тагын аларның ишеген шакый: 18 яшьлек уллары Илдар авырып бакыйлыкка күчә.
1989 елда 65 яшендә Ибраһим абый кисәк кенә үлә. Ташкентта 35 ел яшәгәннән соң 1990 елда Асия апа улы гаиләсе белән туган якларына Кече Шыңарга кайтып китәргә мәҗбүр була. Бераздан Олы Шыңарда ялгызы яшәүче Вәлиәхмәт Шаһиев белән тормышларын бергә бәйлиләр. Әмма Вәлиәхмәт абый белән ярты ел гына яшәп калалар, бабай авырып вафат була. Бүген Асия апа исән-сау булган бердәнбер баласы – кызы Гөлүсә гаиләсе белән яши. Әнисе ялгызы калгач, Гөлүсә ханым ире Әнвәр белән Ташкент шәһәреннән күченеп кайткан.
«Дүрт баламны җир куенына салдым. Башымны ташка орыр вакытлар күп булса да, сабыр иттем, кулыма китап алып, Коръән аятьләре укыдым. Габдулла Тукай да бер шигырендә: “Шундый бер аять укыдым, җиңеләеп китте тормышым”, – дип язган бит. Мин дә җиңеллекне диннән, Аллаһ юлыннан эзләдем. Бүген дә биш вакыт намазымны укыйм. «Динле кеше – көнле кеше», – диләр бит. Изге китапны кулымнан төшермим», – ди ул.
Асия әбигә күзләр тимәсен, зиһене яхшы, гомер юлының һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерли, күзлексез укый, кызының авыр эшләр эшләтмәгәненә дә кыенсына. «Кияүгә чыккан көнемнән йорт сала башлаган идем. Һәр урнашкан җирдә нигез теркездек. Инде 95 яшемдә дә һаман төзелеш бара», – ди ул. Инде Олы Шыңарда яши башлаганына да 30 елдан артык гомер узган. Бүген дә йорт-җирләрен ныгыту, матурайту белән мәшгульләр. Картлык көнен туган җирендә үткәрергә насыйп булганына шөкер итә ул.
95 яшьлек әбекәйнең һәр әйткән сүзе алтын киңәш булып яңгырый: «Һәр авырлыкка сабыр итә белергә кирәк. Пәйгамбәрләребез дә зур сынаулар аша узган. Мин алай ук күрмәгән әле. Үземне шулай дип юатам. Авырлыкны эш белән җиңәргә кирәк. Эш үзе дәва. Татарстаныбыздагы тормышны җирдәге җәннәт дияр идем. Дөньяларыбыз гына имин булсын”, – дип дога кыла Акъәби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев