«Олылар рөхсәтеннән башка суга кермәскә!»: балаларга суда йөзү кагыйдәләрен искә төшерделәр
Җәйге чорда суда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү бик мөһим!
Бигрәк тә бу кагыйдәләрне кечкенә яшьтән аңлата башлау әти-әниләрнең, олылыларның бер җаваплылыгы булып тора. Шушы көннәрдә «Саба бассейны» тренеры Гөлназ Сафина Сабаның “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә “Суда куркынычсызлык чаралары” дигән темага күрсәтмә чыгыш ясады. Алдан балалар үзләренең яраткан “Смешарики” мультфильмыннан өзек карадылар. Аннан тренер балаларны суда йөзәр өчен кирәкле булган әсбаплар белән таныштырды. Мәсәлән, һава тутырылган круг, жилет, нарукавниклар белән күпләр таныш. Ә менә колобашка һәм суда йөзә торган тактаны әле кайберәүләр беренче тапкыр күрде. Гөлназ Илдус кызы балалар өчен мөһим булган кагыйдәләрне исләренә төшерде :
– олылар рөхсәтеннән башка суга кермәскә;
– су коенганда өлкәннәр яныгызда булырга тиеш;
– суга кызган (тирләгән) килеш керергә ярамый;
– суга егылып төшәрлек урыннарда уйнарга ярамый;
– әгәр йөзә белмәсәң яки начар йөзсәң, тирән урыннарга кермәскә;
– таныш түгел урыннарда чуммаска;
– билгеләп куелган тамгаларны узып читкә чыкмаска;
– моторлы көймәләргә, гидроциклларга һәм башка судноларга якын бармаска;
– суда тотып алулы уеннарны уйнамаска;
– өреп кабартылган матрасларда һәм камераларда (әгәр начар йөзсәң) йөзәргә ярамый;
– бүрәнәдә, тактада, үзлегеннән ясалган салларда йөзмәскә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев