Олыяз авылында яшәүче Гөлмәдинә Гыймран кызы Гафуровага - 90 яшь
Яңа 2022 елның тәүге көне 1 гыйнварда Олыяз авылында гомер кичерүче Гөлмәдинә Гыймран кызы Гафурова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Гафурова Гөлмәдинә Гимран кызы, 1932 нче елның Олыяз авылында туган. Алар гаиләдә дүрт бала булалар. Аягы авыру сәбәпле Гөлмәдинә апаның әтисен сугышка алмыйлар. Алар өчесе: Зиннур, Әминә, Гөлмәдинә бик авыр шартларда үсәләр. Ачлык, ялангачлык, кечкенәдән авыр хезмәт аларны да читләтеп үтми.
Бөек Ватан сугышы башланган көнне Гөлмәдинә апа бик яхшы хәтерли. Аңа нибары 9 яшь кенә була. Алар ул көнне болынга яшьләр уенын карарга төшәләр. Шул вакытта атка атланган кеше килеп “Сугыш чыкты!” дигән кайгылы хәбәр әйтә. Бөтен халык елашып өйләренә таралыша.
Гөлмәдинә апа кечкенәдән авыр эшләрдә катнаша. Колхоз басуында эшли. Лаешка, Атабайга урман кисәргә дә ияртеп баралар. Тамак туйганчы ашау да, рәтле кием киеп йөрү дә насыйп булмый аларга. Кычыткан, алабута, кәҗә сакалы җыеп көн күрәләр .
Сугыш беткәнне дә яхшы хәтерли ул: “Сафура белән болынга коры ботаклар җыярга дип барган идек. Шул ботакларны ягып казанда аш пешерә торган идек. Кайттык. Шәрифелҗамал әби әйтә : “Мәдинә сеңлем сугыш туктаган бит”, ди. Сафурага сөенче алырга йөгердем. Шулхәтле сөендек, әйтерсең һавадан ипи ява.
1956 нчы елда авылдашы Хазир абый белән тормыш коралар. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Хазир абый башта колхозда төрле эшләрдә эшли. Йортлары бик иске була. Яңа өй салып булмасмы дип, ул лесник булып урнаша. Мәдинә апаны зур югалту да сагалап торган була әле. 1967 нче елда 37 яшендә ире каты авырудан соң вафат була. Тормышның бөтен авырлыгы, балаларны үстерү ялгыз хатын җилкәсенә төшә.
Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли: басуда бәрәңге чүпли, ындыр табагында ашлык эшкәртә, фермада бозаулар карый.
Гөлмәдинә апа хәзерге тормышка сөенеп, шөкер итеп яши. Балалары, оныклары бик хөрмәт итәләр.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев