Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Оста-Саба» сменасы гөрли

Кичә Иске Икшермә авылында «Кояшкай» лагерендәге сменаның ачылу тантанасы үтте.

Районыбызның Иске Икшермә авылында урнашкан «Кояшкай” лагерендә бу көннәрдә “Оста-Саба” сменасы гөрли.  Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 75 укучы 3нче сменада техник иҗат юнәлеше белән шөгыльләнәләр, төрле мастер-классларда катнашалар, яңа һөнәрләргә өйрәнәләр, экскурсияләргә йөриләр, төрле чараларда катнашалар, гомумән, җәйге каникулны файдалы һәм күңелле итеп уздыралар. 22нче июль көнне сменаның тантаналы төстә ачылышы үткәрелде. “Оста-Саба” – киләчәк бездән башлана” шигаре астында балалар матур җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Район мәгариф идарәсе методисты Нәркиз Мифтахова балаларга әлеге сменадан яңа уку елына яңа көч-дәрт, канатлы теләк-омтылышлар белән кайтуларын теләде, биредә тудырылган барлык  уңайлыкларның нәкъ менә алар рәхәтләнеп ял итсен өчен тудырылуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев