Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өстәл теннисы ярышлары җиңүчеләре билгеле

Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Халыкара шәхси-команда ярышлары төгәлләнде.

Саба спорт комплексында РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары  кавалеры  Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә  өстәл теннисы буенча Халыкара шәхси-команда ярышлары төгәлләнде.  Традициягә кергән турнирны ябу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин  катнашты.

Без бу  ярышларны 22 ел үткәрәбез. Алга таба матур традицияне дәвам итәрбез һәм киләсе  елда очрашырбыз дип  ышанам”,– дип мөрәҗәгать итте Рәис  ярышта катнашучыларга.

 "Сезне халыкара статуска ия булган һәм ел саен уздырылучы турнирда сәламләвемә шатмын. Барлык спортчыларга да рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең өчен мөмкин кадәр күбрәк ярышлар булсын дип без барысын да эшләячәкбез. Җәй көне Казанда БРИКС уеннары узачак, аның кысаларында 4 комплект медаль өстәл теннисы буенча уйнатылачак», – дип билгеләп үтте Игорь Левитин.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин ярышларда  җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.

  Хатын-кызлар арасында парлы разрядта Мария Тайлакова (Самара)-Арина Слаутина (Свердловск), ир-егетләр арасында  Василий Лакеев (Түбән Новгород)-Тарас Мерзликин (Мәскәү) җиңү  яулады. Катнаш разрядта Саиди Исмаилов (Саба)-Елена Абаимова (Татарстан) беренчелеккә  чыкты. Алар  финалда Тарас Мерзликин-Ольга Воробьева парын оттылар. Саиди шулай ук ир-егетләр арасында ялгыз  уенда  да  җиңү яулады.  Призерлар да аның командадашлары Денис Ивонин белән Александр Шибаев (Оренбург өлкәсе). Хатын-кызлар арасында Мария Тайлакова (Самара) җиңүче булып танылды.  Ул Россиинең гамәлдәге  чемпионы Элизабет Абраамянны (Түбән Новгород) өч партия рәттән отуга иреште. Ольга Воробьева – 3нче  урында.

2009 елгылар һәм алардан  яшьрәк үсмерләр  арасындагы шәхси-команда республика  ярышларында җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан өстәл теннисы федерациясе вице-президенты Геннадий Аргаков бүләкләде.  Авыл  районнарыннан  килгән теннисчылар арасында барлык призлы  урыннарны да  районыбыз  спортчылары   алды. Беренчелек исә Сафира Фәйзетдинова белән  Мурат Ибраһимов  кулында. Алар икесе дә  абсолют   ярышларда да  көндәшләреннән  өстен  чыктылар. Икенче  урынны  Динә Батыршина  алды. Авыл районнары  теннисчылары арасында беренчелек  Саба спортчыларына, шәһәрләр  категориясендә баулыларга бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев