Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Өтернәс авылында яшәүче Хәнүза Габделхакованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов котлады.

 Хәнүзә Әхмәтхан кызы 1935 елның 3 нче ноябрендә  Эзмә авылында колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Хәнүзәгә 3 яшь булганда әтисе Әтмәтхан абый үлеп китә. Әниләре эштә булган ике кыз баланы әбиләре тәрбияли. Авыр сугыш еллары булуга карамастан, үзләренең тырышлыгы аркасында, башка әтиле гаиләләрдән ким-хур булып яшәмиләр, мохтаҗлык күрмиләр. Кызлар да кечкенәдән үк урманнан җиләк-җимеш, чикләвек җыеп саталар, шул рәвешчә әниләренә булышалар.

      Туган авылы Эзмә мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укып, 7 еллык мәктәпне күрше Шекше авылында укып белем ала. 7 сыйныфны тәмамлагач, 14 яшьлек кыз Кукмарада урнашкан итек фабрикасына барып эшкә урнаша. 1949 нчы елдан 1958 нче елга кадәр 9 ел әлеге фабриканың иң авыр цехларында эшли.

      1958 елда туган авылы Эзмәгә кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы Киров (хәзерге ООО “Игенче”) исемендәге колхозда эшли. Хәнүзә апа лаеклы ялга чыккач та, колхозда эшләвен дәвам итә.

       1959 елда Хәнүзә апа  Өтернәс авылы егете Фәрит Габдулхак улына кияүгә чыга. Фәрит абый белән 5 бала: 3 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Биш бала да укып, белем алып, гаилә коралар. Бүгенге көндә Хәнүзә апаның 10 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Ә үзе әле дә Өтернәс авылында, ире Фәрит абый белән төзегән йортта гомер итә, балалары көндәлек килеп, ярдәм итеп торалар.

       Габделхакова Хәнүзә Әхмәтхан кызы “Ана даны”, “Хезмәт ветераны”  медальләре һәм бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев