Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пәрәвез талпаннары

Белгеч кисәтә

  Җәйге айларда бак­ча­чы­ларның яшелчә яфраклары саргаюыннан һәм вак бөҗәкләр очуыннан зарлануларын еш ишетергә туры  килә. Сүз  шул рәвешле үз ареалын үстерүче пәрәвез талпаннары турында бара. Аларга каршы  вакытында  көрәшергә  кирәк.

Пәрәвез талпаннары – микроскопик паразит, ул яшелчә культураларына җитди зыян китерергә һәм, үзеннән соң бушлык кына калдырып, бөтен хуҗалыкны уңышсыз калдырырга мөмкин. Паразитны танып белү бик кыен, озынлыгы нибары 0,4-0,5 миллиметр тәшкил итә һәм үзенең колонияләрен саклау өчен нечкә пәрәвез үрә.

Кечкенә булуларына карамастан, бу җан ияләре үсемлекләргә шактый зур зыян китерергә сәләтле. Пәрәвез талпанының гомер озынлыгы 2-4 атна. Теплицаларны һәм оранжереяларны даими җилләтү, кирәкле һава алмашын тәэмин итә һәм талпаннар үрчү өчен уңайлы шартлар тудыруны булдырмый кала. Иң соңгы очракта химик препарат инсектоакарицидлар кулланырга мөмкин.

Мөдәрис Фәттахов,

«Россельхознадзор» идарәсенең дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев