Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пассажир йөртү кагыйдәләре үтәләме?

Татарстанда шәхси эшмәкәр (юридик зат) булып дәүләт теркәве узмыйча төрле регуляр машрутларда лицензиясез килеш пассажирлар йөртү очраклары ешайган.

 

Татарстанда шәхси эшмәкәр (юридик зат) булып дәүләт теркәве узмыйча төрле регуляр машрутларда лицензиясез килеш пассажирлар йөртү очраклары ешайган.

 “Мондый легаль булмаган рейслар юл хәрәкәте иминлеге таләпләренең  үтәлмәвенә  китерә. Юл  хәрәкәтенә күзәтчелек итү  кысаларында районда  30 октябрьгђ  кадәр  пассажир транспортын, шул исәптән таксиларны  пассажирлардан түләү  алуның  законлылыгын  ачыклауга  юнәлдерелгән тоташ тикшерүләр   үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, миграция мәсьәләләре  буенча подразделениеләр  катнашында пассажирлар  йөртү буенча эшмәкәрлек  эшчәнлегенең законлылыгына (ч. 2 ст. 12.3 КоАП РФ), транспорт чарасының  диагностика картасы, юл кәгазе булуына (ч. 2 ст. 12.3 КоАП РФ), билгеләнгән тәртиптә Россиянең милли машина   йөртү таныклыгы  булмаган  килеш автомобильгә  утырган   чит ил  гражданнарына (ч. 1 ст. 12.7, ст. 12.32.1 КоАП РФ), автобусларның һәм таксиларның  техник  карау  узганмы-юкмы икәнлегенә игътибар  итәчәкләр”,–дип хәбәр итә ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы  Марат Гаязов.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев