Пенсионерлар ярышты
Сабада халыкара инвалидлар көне уңаеннан, спортны популярлаштыру максатында пенсионерлар арасында шахмат-шашка ярышлары үткәрелде.
Бәйгедә яше 60тан узган ир-атлар һәм 50 яше тулган хатын-кызлар катнашты. Җиңүчеләр һәр төрдә аерым ачыкланды. Ир-егетләр арасында шахмат ярышында 1нче урынны Илгизәр Хәйретдинов (Шәмәрдән), хатын-кызлар төркемендә Алсу Гарипова (Шекше) яулады. Шашкада җиңүчеләр булып Азат Әхмәтов (Саба) белән Наилә Лотфуллина (Шәмәрдән) танылды. Призерлар исемлегенә Зөфәр Мөхәммәтшин (Иске Икшермә), Илфат Ханнанов, Фәния Шәмсетдинова (Саба), Розалия Хөсәенова (Олы Кибәче) – 2нче урыннар, Хәмит Вагыйзов (Саба), Нәкыя Төхфәтуллова (Лесхоз), Миңненур Садыйкова (Шәмәрдән) һәм Мулланур Мусин (Явлаштау) керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев