Пенсионерлар мәнфәгатенә игътибар арта
Узган атнада Россия социаль фондының Саба районындагы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә 2024 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Җыелышта район башлыгы Рәис Миңнеханов, социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Билгеле булганча, клиентлык хезмәте икенче елын Пенсия һәм социаль иминият фондларының берләштерелүе шартларында эшләде һәм Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнарына барлык түләүләрне, йөкләмәләрне уңышлы үтәде. Болар барысы да төгәл саннарда бүлек җитәкчесе Марат Мөгътәсимов чыгышында күрсәтелде. Саба районына килгәндә, барысы 9976 пенсионерга хезмәт күрсәтелә. Пенсия, пособие һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләргә финанс чыгымнары 2,487 миллиард сум тәшкил иткән. Район халкының 33 проценты пенсионерлар һәм шуларның 1900е хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Алар эштән туктаса, кайбер предприятиеләр һәм хуҗалыкларга бик кыенга килер иде. Шуңа да карамастан, хезмәттән туктамаган пенсионерларның пенсияләре 2016 елдан бирле индексацияләнмәде. Хәзер хата төзәтелде һәм бүлек әлеге юнәлештә игелекле эш алып барды. Быелдан картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 22633,36 сум булды. Социаль пенсия 1 апрельдән 14,75 процентка артачак. Шулай да еллар үзенекен итә, өлкәннәргә әкренләп башкалар ярдәме кирәк була башлый. “Шуңа күрә 2025 елның 1 гыйнварыннан законнарга үзгәрешләр кертелде. Әйтик, өлкәннәрне караучы итеп билгеләнүчегә түләү 1200 сум күләмендә саклана, әмма ул автомат рәвештә билгеләнә башлый. Ягъни моның өчен гариза язарга кирәкми. Яшьләре 80гә җиткәннәргә иминият пенсиясенә өстәмә, 2025 ел башындагы индексацияне исәпкә алып, 19129,40 сум тәшкил итә”, – диде докладчы.
Клиентлык хезмәте хисап чоры йомгаклары гражданнар белән эшләүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Ел дәвамында алынган 10000нән артык мөрәҗәгать “ФРОНТ ОФИС” программа-техник комплексында теркәлгән. Электрон гаризалар аларның 99,97 процентын алып тора.
Бүлектә ана капиталын билгеләү һәм индексацияләүдәге үзгәрешләрне гамәлгә кертү буенча да зур эш бара. Программа эшли башлагач аның күләме 3 тапкырдан күбрәккә артып, быелдан беренче балага – 690 мең, икенче балага 912 мең сумга җитте. Хәзер әтиләр дә гаилә капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерә ала.
Гомумән, клиентлык хезмәте белгечләре дәүләт тарафыннан һәм социаль яктан якланучыларга карата тиешле чараларның оперативлыгын, гадилеген тәэмин итү максатында барысын да эшли. Хәл итәсе мәсьәләләр исә район башлыгы чыгышында күрсәтелде. Барыннан да элек өлкәннәрне дәүләт хезмәтләре порталыннан нәтиҗәлерәк файдалануга җәлеп итү турында сүз бара. Бу эшкә волонтерларны да тартырга кирәк.
Соңыннан җыелышта катнашучылар “Өлкән буынның аралашу үзәге” бүлмәсе белән таныштылар. Ул пенсионерлар өчен мәдәни-социаль чаралар, яңа белемнәр алу, тәҗрибә уртаклашу урыны булып хезмәт итәчәк.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүлек аша ирләре сугышта үлгән тол хатыннарга 80 мең , тылда эшләгәннәргә 55 мең сум бер тапкыр бирелүче акча түләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев