Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Пилотсыз очкычларга каршы торган Росгвардияче егет

Олыяз егете Ранис Фәһмиев ведомстводан тыш сак хезмәтендә 2011 елдан полицейский йөртүче булып эшли

 

Фәнил Мәүлетов.

Олыяз егете Ранис  Фәһмиев ведомстводан тыш  сак хезмәтендә 2011  елдан  полицейский  йөртүче булып  эшли. 2025 елда  ул Донецк Халык Республикасында командировкада булды.  “Көнбатыш” гаскәрләре группировкасы составында  электр  станциясен  пилотсыз  очу аппаратларыннан (БПЛА) саклады. “Былтыр  2 декабрьдә  киткән  идем, өч ай үткәне  сизелми дә  калды. Экипажда өч Росгвардияче  идек. Икесе  Казан егетләре. “Тигр” бронетранспортерында  йөрдек. Нигездә объектны  сакларга төнлә чыга  идек. Миндә Калашников автоматы, калганнарда пулемет һәм  снайпер  мылтыгы. Пилотсыз аппаратларның 500 метрдан да түбән очканнарын һава  һөҗүменә каршы  кораллар бәреп төшерә  алмый. Без шундыйларын  контрольдә тотабыз. Станциягә  якын  килергә тырышкан 4 БПЛАны бәреп төшердек. Объектка берсе дә  зыян китерә  алмады”, – диде Ранис.

Донецкида сугышчан бурычын батырларча үтәгән егетне бүләк  көтә. “Ранис Фәһмиев, дисциплиналы хезмәткәр. Техниканы ярата,  машинасы һәрвакыт төзек. Командировкада чакта да  аның белән элемтәдә булдык, гуманитар  ярдәм  дә күрсәттек”, – диде аның турында Айдар Галиев.  Ранис исә Россгвардияче буларак, бурычын читтә үтәргә туры килсә, һәрчак әзер икәнлеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев