Полиграфия ветераны Фәнүзә Якупова: «29 ел гомерем район газетасын чыгаруга багышланган»
«Саба таңнары» газетасына -95 яшь!
Фәнүзә Якупова,
Полиграфия ветераны:
Мин 1975-2004 елларда типографиядә хәреф җыючы булып эшләдем. Хезмәт кенәгәмдә бары шушы предприятие һәм редакция язулары гына бар. Димәк, 29 ел гомерем район газетасын чыгаруга багышланган. Бөртекләп тимер хәреф җыю – бик авыр хезмәт. Алардагы типография буявыннан куллар кап-кара була иде. Алдыңда төрле кегльдагы һәм көзгедәге чагылышлы татар һәм рус хәрефләре салынган зур касса. Шуннан редакциядән килгән оригинал буенча верстат дигән инструментка текстны хәрефләп җыярга кирәк. Сүзләр арасын бушлык белән аерасың. Җыелган юлларны махсус рамкага урнаштырасың. Алар берләштерелеп, форма барлыкка килә. Аны нык, кыек булмаслык итеп кысып куясың, чөнки басма станогында хәрефләр селкенсә, бөтен бит бозыла. Шул бер потлы форманы газетаны басу ягына алып чыгарга кирәк. Мине эшкә Камәрия апа Әхмәдуллина өйрәтте. Газета битен тиз җыярга кирәк. Чөнки печатниклар ашыктыра. Аларның күз карашыннан куркып тора идек. Ул вакытта “Җиңү байрагы” атнага 3 тапкыр чыга. Дүшәмбе эшкә килүгә, дүрт форма җыярга кирәк. Җил өргән тәрәзә каршында көне буе тимер тотып куллар туңып бетә. Сәгать төнге 11дә, 12 кайткан чаклар да күп булды. Фәритем, сыер савылмаган, бозау ачтан үлә бит инде дип, ярты юлга килеп җитә. Ашарга пешерергә кирәк. Ә газетаны иртәгесен халыкка таратырга кирәк. Яңа гына эшкә кергән вакыт. Хезмәттәшем алдан сорап киткән иде. Үзем генә калдым. Формага салынган текстка бер сүз өстәргә кирәк. Шуны ике җөмлә арасына кыстыра гына алмыйм бит. Печатник Зәйнәп апа, булдыра алмагач, нигә ышандырып алып калдың, дип кычкырып җибәрмәсенме! Чыдадык инде, түздек. Китәсе килгән көннәр дә булды, булмады түгел. Бервакыт директорыбыз Хәтимә апа янына гариза тотып кергән идем, ертып кына атты. Соңрак типографиягә яшьләр дә килде, әмма безнең кебек озак эшли алмадылар.
Хезмәтнең авыр чаклары белән бергә күңелле вакытлары да күп булды. Цехта бергә утырган Мөсәвәрә белән сөйләшкәндә барысын да көлешеп искә алабыз. Сиксәненче елларда типографиядә Тимершыктан Фәтхия исемле бик тә тере кыз эшләде. Кайвакыт хәреф җыючы Тәнзилә апа Гарипованың ире типографиягә килеп хатынын чакырып чыгара. Ишектән башын гына тыга да, “Тәнзилә” дип кенә кычкыра. Хезмәттәшебез урыныннан тора да, янына чыгып китә. Шул Фәтхия берзаман ишек янына килде дә, Ильянур булып “Тәнзилә” дип кычкырды. Тавышын үзгәртеп, ир кеше авазлары чыгарып. Тәнзилә апа дәррәү сикереп торды да, кызулап ишеккә таба китте. Без бик озак көлештек.
Яңа ел бәйрәмнәре дә бик күңелле үтә иде. Уйныйбыз, җырлыйбыз-биибез. Газета редакторы урынбасары Нәгыйм Нигъмәтҗановның, үзе дә институтта режиссер белгечлеге алган кеше бит, нигә театрга укырга кермәдең, синнән шәп артист чыгар иде, дигән сүзләре дә истән чыкмый. Фотограф Рузбек Йосыпов та аралашу өчен җор күңелле кеше иде. Икенче каттагы редакциядән ”ә” дигәнче беренче каттагы типографиягә төшеп җиткән җаваплы сәркатип Револь абый Раковны да сагынып искә алабыз. Урыннары җәннәттә булсын. Җитәкчеләребез барысы да җайлы, бик гади кешеләр иде. Таләпчән дә булдылар, шаяртып ала да белделәр. Уен-көлке белән эшләдек. Шуңа хезмәтебезнең авырлыгы да сизелмәде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев