Президент чыршысында
Һәр елны республиканың иң сәләтле һәм актив укучыларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Татнефть-арена» боз сараена мәртәбәле чарага – Чыршы бәйрәменә җыя.
Быел да 25 декабрьдә республика мәктәпләреннән җыйналган 8 мең бала белән бергә, районыбызның уку алдынгылары, төрле бәйге-конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләре, күп балалы, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдән булган 32 укучысы чакырылып, республика күләмендәге Яңа ел тамашасында катнашты. Бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа 2019 ел белән тәбрикләп, Татарстаныбызның өметле киләчәгендә әлеге сәләтле балаларның роле зур булачагына ышанычын белдерде. Укучыларга «Әкият әйләнеп кайта» дип аталган театральләштерелгән тамаша һәм рус эстрадасы җырчысы Юлианна Караулова концерты тәкъдим ителеп, һәр чыгыш алкышларга күмелде.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев