Приют балалары Корбан итеннән авыз итте
Саваплы гамәл
Бу көннәрдә Ислам дөньясында олуг бәйрәмнәрнең берсе Корбан бәйрәмен билгеләп үттек. Күп хуҗалыкларда Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалынды, Коръән мәҗлесләре узды, авыр тормыш хәлендә калучыларга сәдака-күчтәнәчләр таратылды. Изге чара Иске Икшермәдәге «Тургай» приютында да узды. Бәйрәм чарасында корбан итеннән шулпа һәм плау әзерләнде. Әлеге чараның хөрмәтле кунаклары Рафыйк хәзрәт бәйрәмнең килеп чыгышы турында вәгазь сөйләде, Коръәннән сүрәләр укыды. Мәҗлеснең төп иганәчесе Рифкать Шәфыйков һәм хөрмәтле ветераннар да бәйрәмнең кадерле кунаклары булдылар. Аллаһ кабул итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев