Пристав хезмәте: Иң яхшысы - әҗәтләрсез яшәү
Бурычлыларның чит илгә чыгуын чикләү 2920 кешегә кулланылган
Татарстанда суд приставлары хезмәте, дәүләт структурасы буларак, 1997 елда барлыкка килә.
Саба районы бүлегендә җитәкче итеп Фәйзерахман Зәйнуллин билгеләнә. Ул чакта штат берәмлеге 8 генә булса, хәзер 18гә җиткерелде. Суд приставлары хезмәте законлылыкны ныгытуда һәм җәмгыятьтә гаделлеккә уңай караш формалаштыруда зур роль уйный. Эшләренең төп максаты Россия ипмериясенең юстиция министры Гавриил Державин сүзләрендә чагылган: “Суд приставларының бурычы – закон сагында тору, көчлеләр алдында бирешмәскә!”
“Эшчәнлегебез күпкырлы. Административ хокук бозулар турындагы яңа Россия Федерациясе кодексы суд приставларына үз бурычларын үтәгәндә хокук бозулар фактлары буенча беркетмәләр төзү хокукы да бирде. Киң катлау җәмәгатьчелек каршында суд приставы статусының сизелерлек күтәрелүе куандыра. Суд приставы беренче чиратта намуслы, объектив карашлы, тиз хәрәкәт итәргә сәләтле кеше булырга тиеш. Бүлектә һәр хезмәткәр вазифасына намус белән карый. Әйтик, суд приставы башкаручысы Динә Хөсәенова салым органнары карарларын үтәтү буенча нәтиҗәле эшләп, төрле дәрәҗә бюджетларга 4 миллион сумнан артык акча керүдә үз өлешен кертте. Динәбез 2 ел эчендә барысын да өйрәнеп, эшенең остасына әверелде. Ул мәҗбүри чараларны – әҗәтлеләрнең мөлкәтенә арест салудан алып, чит илгә чыгуны тыюга кадәр – барысын да йогынтысы булырлык итеп куллана.
Суд приставлары эшендә иң авырдан башкарылганы – алиментларны юллап алу. Бер үк вакытта ул иң мөһим юнәлешләрнең берсе дә булып тора. Балалары алдында җаваплылык тоймаган сансыз әти-әниләр белән эшләүдә Аяз Исмәгыйлов зур тырышлык куя. Түләнми килгән алиментларны, шулай ук җинаять эшләре буенча салынган штрафлар эзләп алу, мәҗбүри эшләргә тартылганнар тарафыннан түләүләрне тикшерү – болар барысы да аның өстендә. Гомумән, бердәм коллективка үз эшләрен яхшы белгән юристлар, хезмәткәрләр генә җыелган”,– диде безгә Саба һәм Теләче районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Айгөл Бикмуллина.
Бүлектә 10 елга якын эшләүче Илүсә Минибаева белән Динә Гыйниятова да үз вазифаларының осталары. Берсе счетлардан кергән суммаларны акчаларны программага куеп, тиешле адресатларга җибәрү белән шөгыльләнсә, икенчесе барлык кергән документларны учетка алып, үтәтү документларын, суд карарларын теркәү, компьютер программасына кертү операцияләрен төгәл башкара.
“Кушылганны төгәл белеп оператив үтиләр. Хезмәтебезгә карата ризасызлык белдерүчеләр булганы юк”,– ди Айгөл Бикмуллина алар турында.
Коллективның хезмәт күрсәткечләренә килгәндә, уңай нәтиҗәләр барлык юнәлешләрдә дә бар. Агымдагы елның 9 аенда барысы 4450 башкару документы буенча эш төгәлләнеп, 52,870 миллион сум акча кергән. Аерым алганда, физик затларның торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре файдасына барысы 678 мең сум күләмендәге бурычларын түләттерелгән. Башкару документларының социаль әһәмиятле категорияләре арасында балалар хокукларын яклауга бәйле эшләр аерым урын алып тора. 2023 елның 10 аенда бурычлы кешеләрдән 4,5 милион сум акча эзләп алынуы да шуңа бер мисал. Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 5.35 статьясы 1нче бүлеге буенча 16 беркетмә төзелгән. Мисалга, баласына 294 мең сум бурычы булган С. административ җаваплылыкка тартылганнан соң рәсми рәвештә эшкә урнашып, алиментын түли башлаган.
Бурычлы затларга карата суд приставлары тарафыннан бурычны түләү хисабына шәхси мөлкәткә арест салу, күчемсез милекне теркәүдән тыю, банк счетларына арест салу, чит илләргә чыгу, транспорт белән идарә итү хокукын чикләү, җинаять җаваплылыгына тарту чаралары да куллана ала. Мәсәлән, явыз ният белән алимент түләмәүче 2 ата-анага җинаять эше кузгатылган. Бурычлы затларның мөлкәтенә арест салу буенча 104 акт төзелгән.
Кеше кайвакыт бурычлары барлыгы (әйтик, түләнмәгән штраф) турында белми калырга да мөмкин. Бурычларыңның булу-булмавы турында суд приставлары федераль хезмәтнең рәсми сайтында ачыкларга була. Моның өчен сайтта “Башкару производстволарының мәгълүмат банкы” ресурсы ярдәмендә тиешле урыннарга исем-фамилияңне, әтиеңнең исемен һәм туган көнеңне кертергә кирәк. Бурыч булган очракта барлык мәгълүматлар да килеп чыгачак.
Әлбәттә, иң яхшысы әҗәтләрсез яшәү. Ул чагында приставлар ишек какмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев