Программалаштыру буенча укуларның ябылышы
19-24 нче август көннәрендә Сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында ICL компаниясе белән берлектә программалаштыру буенча укулар үткәрелде.
Әлеге укуларда районыбызның 20 укучысы катнашты. Көндезләрен укучылар белемнәрен арттырса, кичләрен бассейн, "Олимп" ял паркында, "Сабантуй" спорткомплексында, Лесхоз поселогы музейларында, Сатыш мәдрәсәсендә булдылар. Бүген укучылар килгән кунакларны үзләренең проект эшләре белән таныштырды. Укучылар проект яклаганнан соң, хэрберсе ICL компаниясе әзерләгән сертификат һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев