Раиф Шиһабиев: «Намус белән эшләдем, намус белән яшәдем»
Узган атнада “Өлкәннәр” клубы утырышы күңелле вакыйга белән башланып китте: агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова 75 яше уңаеннан җитәкче урыннарда эшләгән Раиф Шиһабиевка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтен, “Почетный ветеран АПК” билгесе тапшырды. Башына түбәтәй кидертте.
Юбилярны элеккеге хезмәттәшләре Николай Димитриев, Мәгъсум Галиуллин, Кәримулла Гатауллин, ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов котлады.
Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Раиф Сәмигулла улы 1948 елның 18 ноябрендә Саба районы Баландыш авылында туган. Югары белем (галим-агроном) ала. Хезмәт юлын 1969 елда Явлаштау авылында (Калинин исемендәге колхоз) агроном булып башлый. Биредә тәҗрибәле рәис, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Габделнур Җәлилов мәктәбен уза. Игенчелек культуралары уңышын күтәрүгә яшь белгеч-агрономның да күп хезмәте керә. 1972 елның көзендә ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы тәкъдиме белән район дәүләт орлыкчылык инспекциясенә җитәкче итеп билгеләнә. Җиң сызганып эшкә алына: район хуҗалыкларында чәчүлек орлык чималының сыйфатын яхшыртуга күп көч куя. Раиф Шиһабиев 1982 елда Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авылларын берләштергән «Ирек» колхозына рәис итеп билгеләнә. Ул хуҗалыкны икътисадый яктан түбән тәгәрәгән бер чорында кабул итеп ала. Төп табышны терлекчелектән алырга тиешле колхозның нибары 36 гектарда күпьеллык үлән басуы була. Эшне рәис терлекләргә ныклы азык базасы булдырудан башлый. Нәтиҗәдә күпьеллыкларның мәйданы 1000 гектарга җитә. Бөртеклеләрнең гектар уңышы да 30-35 центнерга күтәрелә.
Югары оештыру сәләтенә ия булдыклы җитәкче Тимершык авылы елъязмасында да матур сәхифәләр калдырды. Ул биредәге күмәк предприятиегә хакимият кушуы буенча 1999 елда «Ирек» колхозында, шулай ук «Татрапс» акционерлык җәмгыятенең Сабадагы пунктына нигез салганда тупланган бай тәҗрибә багажы белән килә.
“Мин хуҗалык җитәкчесе итеп билгеләнгәндә уракка әзерлек бара, хәл итәсе мәсьәләләр күп иде. Игенче-механизаторларның тырышлыгын уңыш язмышын хәл итүгә тупладык. Терлекләрнең баш санын арттыру өчен аерым хуҗалыклардан да тана бозаулар җыйдык. Агроном Нурислам Хәбибуллин белән берлектә ныклы азык базасын булдыру, җирнең уңдырышлылыгын арттыру өчен файдаланылмаган мөмкинлекләрне барладык. Нәтиҗәдә мөгезле эре терлекләрнең санын өч ел эчендә 1600 башка җиткердек, – дип сөйли Раиф Шиһабиев.
“Тимершык” предприятиесендә төзелеш эшләре дә киң колач белән алып барыла. 2003 елда “Тимершык” предприятиесе фермасына республикада беренчеләрдән булып “ДеЛаваль” сөт саву җайланмасы урнаштырыла. Катнаш азык эшләү цехы, буаз сыерлар өчен аерым тудыру бүлеге төзелә. Күрелгән чаралар терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруга зур йогынты ясый. 2003 елда ферма коллективларының уртак тырышлыгы белән һәр сыердан уртача 5000 литр сөт савып алына, аннары бу күрсәткеч 6000 литрга кадәр җитә. Раиф Шиһабиев “ДеЛаваль” технологиясен өйрәнү өчен Татарстан делегациясе составында 15 көнгә Швециягә дә барып кайта. Шуннан соң хуҗалыкка швед тәҗрибәсе кертелә, азык заманча алымнар белән әзерләнә. Предприятиенең ныгыганын күреп, 2003 елда “Тимершык”ка бөтен әҗәтләре, түләнмәгән салымнары белән "Мишә" һәм "Алга" хуҗалыкларын да кушалар. 2004 елда “Делаваль” саву җайланмасын пропагандалау максатында Тимершыкта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республика семинары үткәрелә. Хезмәтне оештыру югары бәяләнә, яңалык республика районнары башлыкларына җиткерелә. Нәтиҗәдә “ДеЛаваль” республикада киң таралды.
“Бу эшкә керешкәнче хуҗалыкның икътисадый хәле җиңел түгел иде. Райондагы барлык оешмаларга да, сөт комбинатына да бурычлар күп. Сөт җитештерүне арттырып, мөгезле эре терлекләрдән артым алуны яхшыртып әҗәтләрне түли алдык. Әлбәттә, планлаштырылган эшләрдә һәм аларны уңай хәл итүдә район башлыгы Рәис Нургалиевичның ярдәме зур булды”, – ди Раиф Шиһабиев.
Ул “Тимершык” предприятиесе белән җитәкчелек иткән 1999-2008 елларда социаль объектлар да яңартыла. Хуҗалык исәбенә җирле үзидарәләр арасында беренчеләрдән булып йортлар телефонлаштырыла. Хезмәткәрләренең шәхси ярдәмче хуҗалыгын ныгытуга да зур игътибар бирелә.
“Мин эштән дә уңдым, тормышымнан да канәгатьмен. Һәр эш-гамәлем гомумхалык файдасына, кешеләр мәнфәгатендә булды, чөнки гаиләм өчен якташларым алдында йөз кызарырлык түгел. Намус белән эшләдем, намус белән яшәдем. Район үсешенә кулдан килгәнчә үз өлешемне керттем”, – ди Раиф Сәмигулла улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев