Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада район башлыгы чыршысы ике урында кабынды

Бәйрәм районның белем бирү учреждениеләре укучылары, шул исәптән әтиләре махсус хәрби операциядәге балалар өчен оештырылды һәм балаларга күтәренке кәеф, якты хис-кичерешләр бүләк итте.

 

Саба урта мәктәбендә Яңа ел каникулларының истәлекле вакыйгаларының берсе —районы Башлыгы Чыршысы узды. Бәйрәм районның белем бирү учреждениеләре укучылары, шул исәптән әтиләре   махсус хәрби операциядәге балалар өчен оештырылды һәм балаларга күтәренке кәеф, якты хис-кичерешләр бүләк итте.

  Чара кысаларында балаларны бай эчтәлекле бәйрәм программасы көтте. Утлар һәм гирляндалар белән балкыган Яңа ел чыршысы янында узган тамаша һәркемне үзенә җәлеп итте. Мавыктыргыч сюжет, матур музыкаль номерлар, әкияти геройларның төсле костюмнары чарага үзенчәлекле ямь өстәде. Шулай ук төрле иҗади мастер-класслар оештырылып, балалар үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар.

Сәхнәгә шулай ук “Минем шәҗәрәм” республика конкурсының район этабында җиңүчеләр, аларны бәйгегә  әзерләүче  укытучылар чакырылды. Нәсел агачы төзүдә өч яшь төркем буенча 25 укучы катнашкан булган

Кыш Бабай һәм Кар Кызы, башка әкияти персонажлар белән бергә, бәйрәмгә килгән балалар өчен чын кышкы әкият мохите тудырдылар. Укучылар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.

Чарада катнашкан һәр бала бәйрәмнән күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр һәм Яңа ел рухы алып китте.

Балалар өчен шундый матур, мәгънәле бәйрәм оештырган өчен Саба муниципаль районы башлыгына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде.

   Бәйрәм бер үк вакытта Саба аграр көллиятендә  дә барды. Бирегә район  мәктәпләреннән өстәмә белем  алуда уңышка ирешкән  укучылар чакырылган  иде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашучыларны  Яңа ел е белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерде.

"Сезнең узып  киткән  елда ирешкән уңышларыгызны без   күреп тордык.  Сезнең белән горурланабыз. Сез молодцы, сез булдырасыз,  сез тырышасыз. Яңа 2026 елда да  уңышларыгыз була күрсен. Моның өчен, беренчедән, бердәмлек  кирәк. Кемдер белем  алуда, кемдер  үзенең һөнәрен  күрсәтүдә  алдырды. Нәрсәне булдырып була, шуны  яратып  эшләргә  кирәк. Җиңел  килгән җиңел  киткән, диләр.Тормышта үз көчең, тырышлыгың белән булдырган байлык  кадерле. Кемнәндер  көтмәскә, үз хезмәтегез белән тудырырга  кирәк. Шул вакытта  сез бай, абруйлы булырсыз. Яңа  елда  барыгызга да яңа  уңышлар.  Бер-берегезне   хөрмәтләп, аралашып  яшәргә   язсын”,– дип  сөйләде  район башлыгы.

Чыршы бәйрәмендә катнашучыларга Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнашында матур тамаша тәкъдим ителде һәм уен-конкурслар оештырылды.

Чараларда 480 укучы катанашты. Барысына  да 500 сумлык  сертификат һәм Яңа  ел күчтәнәче бирелде.

Фәнил Мәүлетов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев