Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РАЙОН БАШЛЫГЫ РӘИС МИҢНЕХАНОВНЫҢ БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

Хөрмәтле ветераннар, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, үс­мер килеш тормыш арбасына җи­гелгән өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!

 Күпмилләтле илебезгә кабат бик  күп  корбаннар һәм тиң­дәш­сез батырлык бәрабәренә яулап алынган 79нчы Җиңү язы  килде. Бу  көнне барыбыз да дулкынланып  көтеп ала. Еллар  узса да, 1945 елның 9 мае – кадерле, ис­тәлекле,  хәтердә сакланачак  көн. Изге  яуда илебезгә азатлык  һәм бәйсезлек китерүчеләргә карата йөрәкләрдәге рәхмәт һәм хөрмәт хисләре шушы еллар эчендә ки­мемәде, ә, киресенчә, гел арта гына бара. Районыбыз быелгы 9нчы майны дәһшәтле сугышта катнашучыларсыз каршылый. Узган  ел ахырында  Җиңү  яулап  кайт­кан   соңгы могикан –  Төбәк  авы­лында гомер иткән 103 яшьлек Хаҗиәхмәт  Әлмиевны да  югалт­тык. Ветераннарыбызның чик­сез каһарманлык үрнәге без­нең   күңелләрдә  яши һәм  алар бе­лән һәрчак горурланачакбыз.  Фрон­товикларның батырлыгы алдында баш иябез.

  Саба районыннан  сугышка  8427 кеше киткән, шуларның 4989ы яу кырында ятып калды яки хәбәрсез югалды. Хәзер районыбызда 137 тыл ветераны, ирләре сугышта үлеп калган тол хатыннар яши. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3767 райондашыбыз орден-медальләр белән  бүләкләнде, 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 2 якташыбыз Дан орденнарының тулы кавалеры булды.  Хатын-кызларның, өлкәннәрнең һәм балаларның тылдагы фидакарь хезмәте дә бәяләп бетергесез. Тылдагы батырлыгы өчен 5100дән артык  райондашыбыз “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Авыр  елларда  “Барысы да фронт өчен! Җиңү өчен!” дип яшәгән буынның геройлыгы чиксез олылауга лаек.

Бүген барлык авыл җирлек­лә­рендә Бөек Җиңүгә багышланган митинглар уза, сугыш кырыннан әйләнеп кайта алмаганнар ис­­тәлеге хөрмәтләнә, безнең ара­­бызда булып та, елдан-ел саф­лары сирәгәя барган тыл ветераннарына ихтирам күрсәтелә. Бүген ветераннарыбызның дә­вам­­чы­лары күпмилләтле Ватаны­бызның мәнфәгатьләрен яклап, шул исәптән Украинадагы махсус хәрби операциядә дә, үзләренең хәрби бурычын намус белән үти. Антына тугры  калып,  батырларча һәлак булган райондашларыбыз чын каһарманлык үрнәкләре. Инде Ватаныбыз  мәнфәгатьләре  сагында торучылардан  яхшы хәбәрләр генә килсен, аларның гаиләләрен сабырлыктан аермасын иде.

Һәркайсыгыз сәламәт, озын гомерле булсын, аяз  күктән кояш елмайсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев