Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгы хезмәт алдынгыларын тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Күпьеллык нәтиҗәле хез­мәт­тәш­лек һәм хәрбиләр арасында Россия ха­лык­ларының рухи-әхлакый тра­ди­ци­яләрен үстерүгә керткән өлеше өчен 45863-2 хәрби часть командиры, майор Шибаев Юрий Викторович; күпьеллык нә­ти­­­җәле хезмәте, банк сис­те­масы эшен үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өле­ше өчен «Россия авыл ху­җа­лыгы банкы» акционерлык җәмгыятенең Татарстан тө­бәк филиалы 3349/67/08 өстәмә офи­сының баш операционисты Гөлнара Миң­немулла кызы Гыйләҗиева; үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык нә­ти­­җәле хезмәтләре өчен Шәмәрдән “Үсеш” лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Идварт кызы Закирова; Олы Шыңар урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Рәшид кызы Мөхәммәтова; Саба  “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Гөл­наз Хөсәен кызы Рамазанова; Явлаштау урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы Гөлфирә Наил кызы Фәхертдинова;  Са­бабаш төп мәк­тәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Гомәр кызы Хөсәенова Саба муниципаль районы баш­лыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның иҗтимагый-сәя­си тормышында актив кат­нашуы өчен «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Саба җирле бүлеге башкарма директоры Фәрит Хәй­дәр улы Зарипов;  җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хез­мәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Мишә авыл җирлеге башлыгы  Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин;   күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм газ сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен “Сабагаз” идарәсенең  участок башлыгы-автотранспорт участогын эксплуатацияләү буенча инженер Ирек Мансур улы Галимуллин;  газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау слесарьлары Данис Гыйлемхан улы Нурмиев; Азат Салих улы Шәкүров; район халык хуҗалыгына тран­спорт хезмәте күрсәтү тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Рамазан» җәмгыяте эретеп ябыштыручысы Салих Касыйм улы Вәлиәхмәтов; «Яшен» җаваплылыгы чик­лән­гән шир­кәте йөртүчесе Ра­фаил Исрафил улы Ибра­һи­мов;  җирле үзидарә органнары бинасында уңайлы хезмәт шартларын саклауда күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хуҗалык-эксплуатация конторасы»ның хезмәт урыннарын җы­ештыручысы Фәнүзә Тәвкил кызы Дәүләтшина; укыту-тәрбия процессын оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» тәрбиячесе Рәмзия Вакыйф кызы Дәү­литова; “Саба аграр көллияте” тулай торагы мөдире Раил Рафис улы Миннеханов;  Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Рамил Гыйлемхан улы Мөбарәков; “Саба Гимназиясе” тормыш иминлеге куркынычсызлыгы нигезләре  укытучысы Илнур Зөфәр улы Хәйриев  Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев