Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Район башлыгы хезмәт алдынгыларын тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Укыту-тәрбия процессын оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Ризван кызы Әскәрова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешүе өчен Симет җәмгыяте терлекчесе Зөлфәт Зөфәр улы Шәриев; агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе акционерлык җәмгыятенең ашлык цехы өлкән мастеры Марс Мөдәрис улы Әсатов; Саба “Мелиорация”  механикалаштырылган күчмә колоннасы җәмгыяте машина йөртүчесе Рашат Миңнеәхмәт улы Галимҗанов; механизатор Ринат Галихан улы Рамазанов; торак-коммуналь хуҗалык тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенең җәмәгать мунчасы мөдире Рәмзия Габделсамат кызы Габдрахманова; күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Саба төбәгенең мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә зур өлеш керткәне өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төбәкне өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов; эчке эшләр органнарында намуслы хезмәтләре һәм юл хәрәкәте иминлеген ныгытуга керткән өлешләре өчен Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе юл-патруль хезмәте Төркеме инспекторы, полиция лейтенанты Фаил Зөфәр улы Мәҗитов; техник күзәтчелек һәм автомототранспорт чаралары иминлеген теркәү төркеменең юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Илнур Дамир улы Насыйбуллин; техник күзәтчелек һәм автомототранспорт чаралары иминлеген теркәү төркеменең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Фәнзил Фидаил улы Нуриев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев