Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба район мәдәният йорты төзекләндереләчәк

Эшләр биналарны яңарту белән генә чикләнми, шулай ук кирәкле җиһазлар һәм мебель сатып алуны, янәшә территорияләрне төзекләндерүне дә үз эченә ала

2026 елда Татарстанда җиде авыл мәдәният йорты, бер клуб һәм бер туган якны өйрәнү музеен ремонтлау өчен «Главстрой»га 263,7 миллион сум кирәк булачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Ремонт программасына республикабызның төрле муниципаль районнарында урнашкан авыл мәдәният йортлары һәм бер клуб кертелгән. Эшләр биналарны яңарту белән генә чикләнми, шулай ук кирәкле җиһазлар һәм мебель сатып алуны, янәшә территорияләрне төзекләндерүне дә үз эченә ала. Исемлектә шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә  урнашкан район мәдәният йорты да бар. Объектны яңартуга 21416193  сум акча  каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев