Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район мәктәпләре укучылары – «Саба таңнары»нда кунакта

Бүген редакциядә журналистика һөнәренә кызыксынулары туган укучылар белән эчкерсез сөйләшү булды.

    Районыбыз көзгесе  саналган “Саба таңнары” газетасы хәзерге цифрлаштыру эпохасына ничек  яраклаша, заман белән  төсе-йөзе ни рәвешле  үзгәрә,  басма продукция буларак укучы тарафыннан ни дәрәҗәдә  кабул ителә, журналистика жанрлары, дизайны, техник  чаралар, реклама  контентына карата таләпләр – бүген редакциядә  әлеге  һөнәргә кызыксынулары туган укучылар белән шул хакта эчкерсез   сөйләшү булды. Матбугат хезмәткәрләре белән  очрашуга районның 18 мәктәбеннән килделәр. 1930 елда чыга башлаган район газетасының, әлбәттә, бай тарихы бар һәм җирле редакцияләрдә бердәнбер саналган музеебыз эшли. Бүлмәсе кечкенә булса да, анда матбугат ветераннары турында шактый  материал тупланган, газета битләре  кул белән хәрефләп һәм линотип белән  җыелган  елларда журналистларның, типография  хезмәткәрләренең  эш  кораллары да  урын  алган. Укучылар белән  гамьле  әңгәмә әнә шул музейдан  башланды,  мөхәрриребез  Рөстәм  Исмәгыйлов “Саба таңнары” тарихы турында  сөйләде, һәр экспонат белән тәфсилләп таныштырды.   

     Газета күптән ”Идел-пресс” полиграфия комплексында басылса да, район типографиясенең  кәгазь кисү станоклары гамәлдән чыкмаган әле. Аларны эшләтеп  күрсәтү укучыларда үзенә бер кызыксыну  уятты. Редакциягә экскурсиягә килүчеләрне  аеруча җанландырганы социаль челтәрләрдә алып барылган эшчәнлек тематикасы булды. Сораулар  да бирделәр.  Ник дигәндә, хәзер күпләгән  укучының кулында телефон, алар мессенджерлардан  көндәлек  файдалана. Бигрәк тә Вконтакте, Одноклассники,  Телеграм челтәрләре телгә алынды. Ютуб видеоостингы да таныш үзләренә. Анда музыканы өзлексез тыңларга була. Редакциянең SMM-белгече Алсу Ибраһимова үзенең вазифасы белән таныштырганда укучыларның үзләрен дә блогерлык белән шөгыльләнергә – мәктәп тормышы турында  видеолар төшереп социаль  челтәрләргә урнаштыру өчен җибәрергә тәкъдим итте.  Интернетта пассив утыручы роленнән аерылырга, актив эшчәнлеккә чакырды.

      Редакцияләрдә өлкәннәрне алыштырырга иҗат кешеләре генә түгел,  техник хезмәткәрләр дә  кирәк булачак. Журналистлар язган  материалларны версткалаучы, ягъни  битләргә  урнаштыручы Эльмира Янгалышева бүлмәсендә мастер-класс вакытында укучыларга әнә шуңа да ишарә  ясалды. Макетлаштыруның үз кагыйдәләре бар һәм бер тупас хата  да китәргә тиеш түгел. Һәм, әлбәттә, газета  чыгару – оперативлык  сораучы хезмәт. Шуны раслап, укучылар редакция кухнясы белән танышкан арада аларның фотолары  урын  алган газета полосасы әзер инде иде. Мөхәррир иҗат йортында булу истәлеге итеп аларны укучыларга таратты.

     Гомумән, ул көнне редакциябез кунакларын  потенциаль журналистлар дип атадык. Туа булмый, тора була, ди халык. Кем белә... Һәрхәлдә редакция белән танышу күңелләренә хуш килгән. “Мин Шыңар урта мәктәбенең VII сыйныфында”5”ле билгеләренә генә укыйм. Төрле олимпиадаларда катнашам, эш урыннары белән танышырга яратам. Редакциядә булу да миңа ошады, күп мәгълүмат  алдык.  Һөнәр сайлауга килгәндә, үземне укытучы хезмәтендә күз алдына китерәм. Анысын вакыт күрсәтер”,– диде Зәлинә Мөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев