Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Район прокуроры Раил Шәһмәрданов: «Халык ышанычы – хезмәтебезгә төп бәя»

Өч йөз еллык тарихы булган прокуратура законнарның үтәлеше сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген көйли.

   

 Максатыбыз шул ук: законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм иреген саклау, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең закон белән сакланган мәнфәгатьләрен яклау. 2025 елда прокуратура  закон  бозуларның 752 фактын ачыклады.  Аерым  алганда,  аларның 35е коррупциягә каршы тору, 142се милләтара  мөнәсәбәтләр, экстремизмга һәм террорга каршы тору өлкәләренә  кагылышлы. Нигезсез  чыгарылган норматив-хокух актларына һәм башка карарларга 95 протест  белдерелде. Гомуми юрисдикциядәге судларга 22 дәгъва гаризасы бирелде. Закон таләпләренең  үтәлмәве фактлары буенча юридик  затларга 356 прокурор гаризасы кертелеп, 346 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 28е закон бозуларга юл   куярга  ярамаганлыгы турында  кисәтелде.

 Прокуратура  хезмәткәрләре халык,  балигъ булмаганнар һәм  яшьләр арасындагы профилактика алып баралар, хокук белемнәрен пропагандалыйлар, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшендә актив катнашалар. Законлы мәнфәгатьләре  прокуратура тарафыннан  якланган кешеләрдән рәхмәт  сүзләрен хезмәтебезгә зур бәя буларак  кабул   итәбез. Ә мөрәҗәгать итүгә килгәндә, ишекләребез һәрвакыт ачык. Без кешеләрне кабул итәргә, хокук саклау өлкәсендә сорауларын тыңларга, ярдәм итәргә һәрчак әзер. 2025 елда прокуратурага төрле эчтәлектәге 348 (2024 елда – 287) шикаять керде. Мисалга, прокуратура  эш  урынындагы  кеше Я.ның имгәнүе факты буенча Дәүләт  хезмәт инспекциясеннән алынган актны өйрәнеп, зыян күрүче мәнфәгатьләрендә “Шытсу” предприятиесеннән 20  мең сум әхлакый  зарарны  түләттерүне  сорап  судка гариза бирде. Бер  айдан Я. эшли  алмавы һәм тернәкләнүгә мохтаҗ булуы сәбәпле, әхлакый  зыян өчен эзләп алына торган сумманы  арттыруны  сорап,  кабат безгә  гариза  язды. Суд бу юлы да прокурорның гаризасын канәгатьләндерде.

 

 
Соңгы елларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен  яклауга  кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә шактый алына. Шәмәрдән авылында яшәүче Донбасста хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбинең 21 яшьлек улы, үзенә тиешле акчалата түләүләрне алу максатыннан, гариза  язган  иде. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, суд карары нигезендә әтисен Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган дип таныган көнгә, аның  улы техникумда көндезге бүлектә белем алган. Әмма «СОГАЗ» акционерлык җәмгыяте тарафыннан каралган бер тапкыр бирелә торган пособие һәм иминият тәэминаты, шулай ук Россия Федерациясе Президентының Указы (05.03.2022 ел, № 98) нигезендә каралган түләү гариза бирүченең әбисенә, бабасына һәм абыйсына (энеcенә) гына түләнгән. Әлеге хәл уңаеннан район прокуратурасы судка, күрсәтелгән затлардан гариза бирүче файдасына аңа тиешле гомуми суммасы 3399726 сум күләмендәге акчалата пособиене түләттерү турында дәгъва гаризасы юллады. Район суды карары нигезендә район прокурорының дәгъва таләпләре канәгатьләндерелде. Суд карарының үтәлеше  контрольдә тора.
 

  Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау – шулай ук өстенлекле бурычларының берсе. Әлеге  бурычның прокуратура тарафыннан үтәлеп баруын түбәндәге  мисалда күрергә  була. 2023 елның 15 июнендә С. торак шартларын яхшырту максатыннан ана (гаилә) капиталы средстволарын файдалану, ягъни 2023 елның 7 июнендә төзелгән  кредит килешүе буенча төп бурычны каплау һәм процентлар түләү өчен,  торак йортның (3/4 өлеше) һәм җир участогының сатып алынуына бәйле рәвештә, Россия Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Шуның нигезендә аның счетына 775628  сум акча  күчерелә.  Әмма әлеге милектән  балигъ булмаган ике  балага өлеш рәсмиләштерелми. Район прокуроры аларга җир участогына һәм торак йортка милек хокукында өлешләр бүлеп бирүне йөкләү турында судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә балигъ булмаганнар  файдасына хәл ителде. 

    Бердәм коллективның уртак тырышлыгы Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы куйган бурычларны  үтәүгә  юнәлдерелгән.  Без оператив составта 4 хезмәткәр. Узган  елдан бездә прокурор  ярдәмчесе булып  Ирина Шәвәлиева  эшли башлады. Югары  юридик белемгә ия. Аңарчы Сабада балигъ булмаганнарның эшләре һәм  аларның хокукларын яклау комиссиясе  җаваплы  сәркатибе һәм Теләче прокуратурасында хезмәт тәҗрибәсе туплаган. Барысы да сыналган, ышанычлы, тәҗрибәле хезмәткәрләр.  Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп, без хезмәттәшлекләре өчен район эчке эшләр бүлеге, хокук саклау, контрольлек итүче органнар хезмәткәрләренә, судьялар корпусына, хакимият һәм җирле үзидарә вазифаи затларына рәхмәтебезне белдерәбез. Законга  озак еллар  хезмәт иткән ветеранарыбызга да яхшы  теләктә генә калабыз.

Раил Шәймәрданов,

район прокуроры,

 өлкән юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев