Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район укытучыларының август киңәшмәсе булып узды (+фоторепортаж)

Район мәктәпләрендә 665 педагог балаларга белем һәм тәрбия бирә

Яңа  уку   елына  аяк басар алдыннан мәгариф хезмәткәрләре елдагыча традицион август киңәшмәсенә җыелып, узган уку елына нәтиҗәләр ясадылар, алга бурычлар куйдылар.

Быелгы август киңәшмәсе бик тә  игелекле чарадан – “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе белән башланып китте. Елдагыча, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 38 укучы район баш­лыгы,  районыбыз оешмалары, шәхси эшмәкәрләр кулыннан сумкалар кабул итеп алдылар. Тантанада муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов,   VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауда 47нче номерлы бер мандатлы Кукмара сайлау участогыннан депутатлыкка кандидат Нияз Аитов, КФУның филология һәм мәдәниятара баг­ланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов  катнашты.

“Быел 1 сентябрь –Белем бәйрәме 2 сентябрьдә башланачак. Дәүләтебез балалар бакчаларыннан башлап, мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем алу мөмкинлекләрен, андагы шартларны елдан-ел яхшырта бара. Балаларга үз табышы белән бүлешкән җитәкчеләргә, иганәчеләргә бик зур рәхмәт. “Нәфис-Косметик” хол­динг компаниясе районыбыз  балаларына булышуны күркәм гадәткә кертте. Сез дә укучылар, киләчәктә үзегезнең табышларыгыз белән бүлешергә, булдыра алганча башкаларга ярдәм   итәргә өйрәнегез”, – диде район башлыгы. 

Елдагыча, районыбыз мәгариф хезмәткәрләре Гаилә һәм  фәнни технологик үсеш елы уңаеннан бай күргәзмә тәкъдим итеп, үзләренең иҗадый яктан да осталыкларын расладылар.  Мәсәлән, Олы Кибәче мәктәбе хөрмәтле мөгаллимнәр  Рузалия һәм Рафил Сафиннар башлап җибәргән педагогик эшчәнлекне кызлары Ләйсән дәвам итүен, инде гомуми укытучылык стажлары 125 елга тулуы белән таныштырдылар. Быел оныклары  Руфинә Кәримова  математика һәм информатика укытучысы булып  эшкә кайтып, династия чылбырын дәвам итүен горурланып сөйләделәр.  

Август киңәшмәсендә район мә­гариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров үз чыгышын  2024-2025  уку елында мәгариф системасына кертеләчәк яңалыклардан башлады. Билгеле булганча, яңа уку елыннан тарих буенча мәктәп программасы киңәйтеләчәк.   Шулай ук 1 сентябрьдән ОБЖ (тормыш иминлеге нигезләре)  дәресе  "Иминлек нигезләре  һәм  Ватанны саклау"  дип үзгәрәчәк.  Шулай ук технология предметы хезмәт дәресенә алыштырылачак.  Чыгышта укытучыларга булган ихтыяҗ турында да әйтелде.  Быел районыбызга 40лап яшь педагог эшкә кайткан. Яшь педагогларга махсус грант та булдырылган, алар  3 ел дәвамында 10 мең күләмендә  премия белән тәэмин ителәләр.  Шулай ук торак мәсьәләсе дә хәл ителә. 

  “2023 елдагы август киңәшмәсендә, мәктәпне тәмамлаучылар белән педагогик белгечлекләргә укырга керүгә максатчан килешүләр төзелә башлады диелгән иде, ләкин әлеге юнәлештә эш тиешенчә алып барылмый. Узган уку елында барлык урта мәктәпләрдә 6, 7, 8 сыйныфларда  педагогик юнәлеш буенча профориентация  эше башланды. Әмма  әлегә районыбыз мәктәпләрендә тулы көчкә бара дип әйтергә дә иртәрәк”, – диде үз чыгышында Илфат Шакиров.

  Һәр август киңәшмәсендә узган уку  елы йомгаклары белән таныштыруга зур урын бирелә.  Чыгарылыш сыйныф укучылары  узган  уку елында барлыгы 29 беренче дәрәҗә (алтын)  һәм 9 икенче дәрәҗәдәге (көмеш)  медаль яулаган,  11 сыйныфны 129 укучы тәмамлаган, аларның барысы да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, аттестат алган.  Бердәм дәүләт имтиханнарында район буенча 104 югары балл исәпләнә. Гомумән, барлык фәннәргә нәтиҗә чыгарганда, Сәләтле балалар мәктәбе, Эзмә урта мәктәбе һәм Шәмәрдән “Үсеш”  лицее укучыларының баллары районның уртача баллыннан югары. Идарә җитәкчесе шулай ук рус әдәбияты һәм физика фәннәреннән балларның республика күрсәткеченнән түбәнрәк булуына  басым ясады.  Олимпиада  нәтиҗәләре буенча авыл районнары буенча 1 урынның тотрыклы саклануын билгеләп үтте.

“Мәктәп – заманны иң дөрес һәм җитез чагылдыручы көзгеләрнең берсе. Көзгегә карагач, йөзгә кызыллык килмәсен өчен, без көчле командага тупланып, системалы рәвештә бердәм эш алып барырга тиеш. Хезмәтебез  ачы булса да, җимеше татлы”, – дип тәмамлады чыгышын  Илфат Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев