Район үзәк китапханәсенә әтиләр белән улларын чакырып хөрмәтләделәр
«Гаилә» милли проекты һәм “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында бәйрәм чарасы узды.
Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр.
"Гаилә" милли проекты һәм “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында, 17 февраль көнне Саба үзәк китапханәсендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Ватанны саклау - изге бурыч” дип исемләнгән патриотик чара уздырылды. Чарада Әфган сугышы ветераны Ягъфәров Раиф абый оныгы Аяз белән, уллары белән Закиров Фәнис, Сәлимов Ильнар, Фәһмиев Рөстәм, Ханов Зәбир, Исхаков Руслан, Харисов Рөстәм төрле уен-биремнәрдә: “Кем җитез”, “Акыл гимнастикасы”, “Кем тапкыр”, “Самолетта сәлам хатлары”, “Якорьне күтәрәбез” һ.б. актив катнашып, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Раиф абый һәм әтиләр үзләренең Ватанга хезмәт иткән вакытларының истәлекләре белән уртаклаштылар. Чараның икенче өлешендә әтиләр уллары белән бергә чарада төшкән фотоларын фоторамкаларга урнаштырып, бизәү мастер классында катнаштылар. Ханов Зәбир матур җырлар белән, ә балалар үз чиратында әтиләренә шигырьләр сөйләп чарага ямь өстәделәр. Барлык катнашучылар да бик күп уңай хис-кичерешләр алды! Чара азагында, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова үзенең теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Китапханәче Илсөяр Шакирҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев