Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда 339 ширкәт һәм 675 шәхси эшмәкәр кул астында 3500дән артык кеше хезмәт куя

Билгеле булганча, 2007 елдан 26 май Россиядә эшмәкәрләр көне буларак билгеле. Иң яшь һөнәри бәйрәмнәрнең берсе ул.

Гамәлдәге  законнар нигезендә  илебездә һәркем үз эшен  ачарга, бизнес белән шөгыльләнергә  хокуклы.

Безнең районда  да әлеге хокуктан  файдаланучылар  елдан  ел   күбәя.

“Дәүләтнең нигезе, беренче күзәнәге булган эшмәкәрлек районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия. Хезмәт күрсәтү төрләре арта, яңа җитештерүләр барлыкка килә, бюджетыбыз тулылана. Аерым кешеләргә тукталсак, 2022 елда Иске Икшермәдә Альберт Ганиев, яшелчәлек юнәлешен сайлап, көзлектә килдебәк авылы янәшәсендә  бер гектарда сарымсак утыртты. Кызыл Мишәдә үгезләр асраучы  Хафизовлар “Хуҗабикә”  бренды  астында  үз  продуктларын тәкъдим итә башладылар. Шәмәрдәндә Айдар Саттаров иттән туңдырылган  ярымфабрикатлар  ясау  цехы  ачты. Бу  мисаллар башка эшмәкәрләргә дә үрнәк. Кече һәм урта бизнесның сәнәгать инвестиция проектларын тормышка  ашыруда  да роле  зур. Мисалга, Сабабашта 2022  елда 30 гектар  мәйданлы  “Кронос” декоратив үсемлекләр питомнигы  ачылды. Саба сәнәгать паркында металл эшкәртүче, каты катнаш тимерләрдән ясалган стерженьнәр җитештерүче,  авыл хуҗалыгы  машиналарына  запас  частьлар ясаучы «ТРЕЙД МЕТАЛЛ» “Образивные инструменты”, «Сабатехмаш»  җәмгыятьләре заводлары эшли башлады. Шушы  көннәрдә металлны кайнар цинк белән каплау заводы да үз продукциясен чыгаруга керешер дип көтелә.

Шулай ук «Технолайн» компаниясенең Кытайга тавык субпродуктларын  экспортлаучы заводы да сафка басып  килә”,– дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияле үсеш һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча   урынбасары Илнур Котдусов.

 

Стратегик  планы нигезендә сәнәгать  парклары кече һәм урта бизнесны үстерү рычагы буларак та файдаланыла.

Икътисадта  фермерлык эшчән­легенең дә тоткан  урыны югары һәм үз өсләренә зур җаваплылык алып куйган хезмәтләренә хөрмәт зур. Районның авыл  хуҗалыгы өлкәсендә 116 фермер эшли.  Алар үз көчләре белән авыл продукциясенең күләмен арттыру, сыйфатын  яхшырту турында кайгырта.  Дәүләт тә нык булыша. Әлеге тармакны  үстерүгә зур  игътибар  бирү чагылышы буларак, 2022 елда 3  крестьян-фермер хуҗалыгы һәм  1 кооператив 10 миллион  сумлык  ярдәм  алган. Агымдагы  елда “Юлбат” кооперативы яшелчәләр  саклау  һәм  эшкәртү  цехы төзергә җыена. Шулай ук шәхси хуҗалыкларга терлек  үрчетү  максатында республика бюджетыннан 9 миллион  сумга  якын субсидия  бирелгән. 

   Илнур Илдус  улы әйтүенчә,  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә халыкка якын торган эшмәкәрлек  кооперативлар шәкелендә киң тарала. Алар 2022 елда да 1 миллиард 257 миллион  сумлык продукция җитештергәннәр. Ягъни 2021 елдагыдан 43 процентка   күбрәк. Хәзер кооперативларда 121 эшче исәпләнә, аларга 1824 шәхси хуҗалык, фермерлар үз  продукцияләрен тапшыра. Сәүдә, хезмәт   күрсәтү өлкәсен  сайлаган  эшмәкәрләрнең дә халыкның  тормыш  сыйфатында өлешләре  зур. Шулай ук үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр дә эшмәкәрләргә тиңләнеп  килә. Алар үзләренең һөнәри осталыкларын эшкә  җигеп, икътисадны ныгыталар, халыкның  тормыш-көнкүреше өчен    уңай шартлар  тудыралар.

Эшмәкәрләр һөнәри бәйрәм­нәрен  27 майда,  сәгать 2дә “Са­бантуй”  спорт комплексы мәйданчыгында билгеләп  үтә­чәкләр.

Биредә  аларны гаиләләре белән  көтеп  калалар. 

 Районда җаваплылыгы чикләнгән 339 ширкәт һәм 675 шәхси эшмәкәр кул астында 3500дән артык кеше армый-талмый хезмәт куя. Үзмәшгульләр саны да 2100 дән артты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев