Районда фермер хуҗалыклар ничек яши?
Район сулышы
Терлекчелекнең торышын тикшереп тору һәм фермер хуҗалыклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру кысаларында Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев һәм Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Зөлфәт Ганиев крестьян-фермер хуҗалыкларын карап чыктылар.
Визит барышында терлекләрне карауда кулланыла торган технологияләр белән танышуга, биологик куркынычсызлык чараларын үтәүне бәяләүгә һәм яшь терлекләрнең сакланышын анализлауга аерым игътибар бирелде. Мондый чаралар проблемалы мәсьәләләрне вакытында ачыкларга, фермерларга методик ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм районның терлекчелек тармагын тотрыклы үстерүгә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев