Райондашларыбыз «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесендә Гран-при ияләре булдылар
Безнекеләрне бел!
Ноябрь аенда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Быел ике яшь язучы (18 яшьтән өлкәннәр) – Эльвина Миңнуллина («поэзия») һәм Фирүзә Бикбаева («проза») Гран-прига лаек булдылар. Алар икесе дә Саба районы кызлары. Фирүзә Бикбаева Иске Мичән авылында туган. Хәзерге вакытта республика милли китапханәсендә эшли. Эльвина Миңнуллина (Мөхәммәдиева) исә Байлар Сабасында дөньяга килгән. Кечкенәдән татар, рус һәм инглиз телендә әсәрләр укырга яраткан. Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар һәм инлиз телләре буенча педагогик белем алган. Хәзерге вакытта Арчада яши. Шигырьләре "Идел", "Ялкын", «Казан утлары» журналларында басыла.
Әдәбият сөючеләр игътибарына Эльвина Миңнуллинаның берничә поэзия үрнәген тәкъдим итәбез.
СИҢА
Бу битараф шәһәр үзәгендә
Бер ялгызым басып торам.
Телисеңме көзге сүрәтеңдә
Шәүләң булам?!
Узган көздә кискән чәчләремне
Кысып үрәм.
Бу битараф кеше агымында
Мин тик сине эзлим...
Сине күрәм.
Бу битараф шәһәр үзәгендә
Язлар гөрли бүген.
Кысып үргән чәчләремне шуңа
сүтәм.
Сине ялгыш кына күрсәм,
Читләп үтәм.
Язда калам.
Синле көзгә кермәм бүтән.
Ачык китап
...Ә син мине ачык китап, дисең.
Яшермисең, дисең, хисләрне.
Тормыш ак-карадан тора диеп,
Аерырга өйрән, дисең, төсләрне.
Ә син мине артык иркә, дисең.
Имеш, аңламыйм язмыш тозагын.
Миндә түгел, башкаларда, дисең,
Бәхет ишегемнең йозагы.
Башкалардан фикер тупла, дисең.
Башкаларда эзлә, дисең, үзеңне.
Чикләрне шулай бозып ташлап,
Мин югалтмаммы соң үземне?!
Артык сабыр, дисең, артык
тыныч...
Әрсезләрне алга куясың.
Усалыкка баткан дөньясында
Имеш, мин белмим нинди
буласын.
Кыюлыгы ташып торган чакта
Дәшми калмас хәтта түземле.
...Ә син мине ачык китап, дидең...
Синең бүлек шунда өзелде.
Ә бәлки
Ә бәлки без бүтән очрашмабыз
Аерылыр кинәт уртак язмышлар.
Көтмәгәндә генә читләшербез дә
Дуслар да түгел, хәтта
танышлар...
Син башканы үз итәрсең, ә мин исә
Сине һәрчак эзләрмен ятларда.
Бергә булган чаклар искә төшәр
Ялгыш урап узган чатларда.
Ә бәлки без башка табылмабыз
Эзсез югалырбыз дөньядан.
Син дә, мин дә менә кинәт кенә
Очрашмабыз кабат, яңадан.
Ә бәлки... Юк, тыңгы бирмәс
уйлар
Тиргәмәсен юкка күңелне.
Мин яратам, мин өзелеп сөям
Синле булган якты бүгенне.
Мәхәббәт
Меңәрләгән кеше эзли, көтә...
Ә мин ялгыш кына табылдым.
Хәтер көндәлеген утка ягып
Әсир булдым аңа, табындым.
Бер кысан җиһан галәм ача.
Батырмый су аны, яндырмый
ут та.
Ә ул миңа оҗмах бүләк итте,
шуның белән бергә... тәмуг та.
Минем әсәр
Ничә телдә мәхәббәт җырланса да,
Үз телеңдә матуррак җырлана.
Чит илләргә гашыйк күзләрең дә
Татар күз яше белән дымлана.
Тормыш.
Сәхнәләштерелмәгән
спектакль.
Актерлары — король һәм тузлар.
Мәхәббәт каласы Париж булса әгәр,
Димәк, «сөя белә» бары
французлар.
Сюжет кысаларына
сыешмыймын.
Экспозиция булсын прологта.
Вакыйгалар катламын үстермичә
Кульминация килсен.
Нокта.
Хисләр дулкынында шигырь туа.
Тусын әйдә.
Лирик чигенеш.
Минем дөнья –
Минем әсәремдә
Бер генә түгел, байтак чишелеш.
Читлек, богаулардан качам.
Шашам.
Күмеләмен сөю һәм назга.
Мәхәббәт каласы Париж булса әгәр,
Француженка булам беразга.
Тормыш — спектакль.
Жанрын һәрберебез
Үзе сайлый, үзе салачак.
Минем әсәрдәге күренешләр
Хэппи энд булганчы барачак.
Һәрберебез үз юлын табачак.
***
Безнең роман — моңсу бер
комедия.
Юк, арттырмыйм: сүзләргә мин сак.
Сыендырыр идеме бер Планета
Син һәм мин өр-яңадан тусак?!
Минем дистәләгән адымнарга
Син җәлләдең бер-ике адымың.
Мин сиңа төзедем күперләр,
Син аларны бер мәлдә яндырдың.
Кеше саны җирдә миллиардлап.
Бу ноктада саннар һич чикләнми.
Син үзеңне берәү генә, дисең.
Миллионга бер, дисең, шикләнми.
Кызганычка каршымы, бәхеткәме,
Сүнгән хисләр янәдән янмады.
Минем сиңа язган шигырьләрне
Син укыдың, тик аңлый алмадың.
Әрнүләрдән арынган күңел
Яңа хисләр белән кабыныр.
Миллиардлаган кеше арасында
Үзем кебеге дә табылыр.
Эльвина Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев