Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Райондашларыбыз Суздаль шәһәреннән медальләр белән кайтты

20-23 февраль көннәрендә Суздальдә Нардалар буенча «Алтын пункт» турниры узды, анда Саба районы командасы осталык күрсәтеп зур җиңүгә иреште.

  Тренерлары – Сиринә Мөхәммәтова Раил кызы җитәкчелегендә спортчыларыбыз лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз яшь төркемендә абсолют җиңүче булып Камилла Кәримуллина танылды, ул озын һәм кыска Нардаларда иң зур бүләкне яулады. Сафия Мөхәммәтова, Сафия Кәримуллина, Илназ Фазыловлар шулай ук җиңүчеләр рәтендә!

  Нәтиҗәдә Сабаның Нарда мәктәбе вәкилләре Суздальдә барлык катнашучылар арасында иң күп алтын медаль яулады, 4 югары дәрәҗәдәге медаль, ике көмеш һәм бер бронза медаль! Икенче урында Тверь өлкәсе вәкилләре - өч алтын, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе гомумкоманда зачетында өченче урынны, ике алтын медальне бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев