Райондашларыбыз «Татар моңы мәңге яңгырар» IV халыкара фестиваль лауреатлары булды
Сабалылар Россия һәм БДБ илләреннән 300дән артык талантлы катнашучы арасында чыгыш ясап зур уңышка иреште.
22 мартта Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренең «Победа» мәдәният йортында «Татар моңы мәңге яңгырар» IV халыкара фестиваль-бәйгесе узды. Сәхнәдә Россиянең төрле почмакларыннан һәм БДБ илләреннән 300дән артык талантлы катнашучы чыгыш ясап, үз осталыкларын күрсәтте. Чыгыш ясаучыларга бәяне Татарстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, «Казан нуры» халык инструментлары оркестры дирижеры Расим Ильясов җитәкчелегендәге дәрәҗәле жюри бәя бирде. Конкурста уңышлы чыгыш ясаган райондашларыбыз кичә фестивальнең гала концертында катнашты. «Саба моңы» халык ансамбле (җитәкчесе Мәдинә Сафина) - «Вокал (ансамбль)» номинациясендә, «Дулкын» халык хореография ансамбле «Хореография (ансамбль)» номинациясендә (җитәкчесе Айсылу Зарипова) – 1 дәрәҗә лауреат дипломы, «Бәйрәм» бию коллективы «Хореография (ансамбль) номинациясендә (җитәкчесе Айсылу Зарипова) 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Шулай ук вокал номинациясендә Илнар Зәйнетдинов I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев