Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Түбән Шытсу авыл башкарма комитеты секретаре Фәнзия Сәүгән кызы Хәбибрахманова “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Гарипов Илнар Фәйзрахман улы» крестьян(фермер) хуҗалыгы башлыгы Илнар Фәйзрахман улы Гарипов “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Саба үзәкләштерелгән авыл клуб системасы»(Район Мәдәният йорты)  муниципаль бюджет учреждениесенең үзешчән сәнгать буенча методисты Зөлфия Зәйтүн кызы Тимербаевага “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «ТАТМЕДИА» акционер җәмгыятенең «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе филиалы тапшыруларны эфирга чыгаручы мөхәррире (программалар прдюсеры) Гөлназ Илдар кызы Гатауллинага «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Саба» җәмгыяте баш бухгалтеры Чулпан Габделбәр кызы Нәҗмиевага «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Республикада юл төзелешен үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татавтодор» акционер җәмгыятенең Саба филиалы йөктөягеч машина йөртүчесе Фәнис Мидехәт улы Гыйлметдиновка “Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татавтодор» акционер җәмгыятенең Саба филиалы автомобиль йөртүчесе Альберт Рафаил улы Билаловка “Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте  өчен шәхси эшмәкәр-крестьян(фермер) хуҗалыгы башлыгы Радик Ясәви улы Халиковка Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәте белдерелде.

Матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен, “Саба таңнары” газетасының сайт мөхәррире Илмира Илфир кызы Галимуллина; күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм Саба муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә сизелерлек өлеш кертүләре өчен Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Наил улы Заһидуллин; Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәнифулла улы Хаҗиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен «Игенче» җәмгыяте баш ветеринария табибы Нияз Ризван улы Мирзагаләмовка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә сизелерлек өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы Советының оештыру бүлеге начальнигы Раушания Мансур кызы Рәхимова “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев